Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
Tatar Ai - Юлда үскән арыш (Кадыйр Сибгатуллин)
Подписаться на новые песни
Tatar Ai
Tatar Ai Исполнитель - 101 песня
Кадыйр Сибгатуллин
Кадыйр Сибгатуллин Стихи - 15 песен

Tatar Ai - Юлда үскән арыш (Кадыйр Сибгатуллин)

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 3:49
  • Битрейт: 189 kbps
  • Размер: 5.1 МБ
  • Добавлена: 20.08.2026
  • Прослушиваний: 33
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

О песне

Человек едет домой на арбе через ржаное поле. Колёса мажут дёгтем колосья, и они чернеют. Автор размышляет, что одни зёрна становятся хлебом, а другие попадают под колёса и гибнут. Так и в жизни - судьба не выбирает, кому повезёт, а кому нет. Но поле всё равно колышется, и человек едет дальше, думая о своём.

Текст песни

Серкәләнеп уйный кырда арыш...
Туган йортка әле кайтып барыш,
бераз сагынып, бераз сагындырып,
үрәчәдән аяк салындырып.
Гаярь атлар каты басып бара,
тимер арба тирән эзләр сала...
Көпчәк үткәч, арыш торып кала,
торып кала, ләкин башы кара.

Юлда үскән башак шуңа дучар:
дегет белән буяп уза күчәр.
Әллә буш син, әллә тулы җелек -
арба күчәрендә җитә дегет.
арба күчәрендә җитә дегет.

Бергә-бергә бер келәттән чыккан,
кайсы кырда, кайсы юлда шыткан;
бусы юлга төшсен дип сайламый
чәчкәндер лә кеше абайламый.
Орлык булып йөктә барасың да,
ялгыш кына төшеп каласың да,
интегәсең чиста башың белән
дегет сөртеп көпчәк арасында.

Каныга бит мәрхәмәтсез язмыш,
бер башакта ничә арба сагыш!

Серкәләнеп уйный шул ук арыш,
дегет сөртеп тора шул ук арыш.
Бераз сагынып, бераз сагындырып,
үрәчәдән аяк салындырып,
кайтып барыш төрле уйлар уйлап,
арыш башын дегет белән буяп.

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: Tatar Ai

Похожие песни