Текст песни и перевод
На татарском Перевод на русский
Күпме кичердек югалтуларны,
Аның ачылыгын аңлый алмыйдыр күпләр.
Йөрәк өзгәләнә, күңел елый,
Ә күзләрдән тәгәри яшьләр.
Ышанасы бердә килми
Вакытларның үтүенә,
Якын кешең, дус-туганыңның юклыгына.
Югалтулар була икән күз ачып-йомган арада.
Эх, югалтулар, югалтулар,
Нигә була икән алар?
Югалтканны инде табып булмый.
Кайтарыр идем, әгәр килсә кулдан.
Күзләрдән тәгәрәгән яшьләр
Вакыт үтә-үтә кибәләр.
Ә йөрәктә тирән яра булып,
Гомерлеккә алар калалар.
Нинди генә гамәлләр кылсак та,
Алып калып булмый берсен дә.
Ходай Тәгаләдән уза алмыйбыз,
Күпме генә ялварып сорасак та.
Якыннарны югалту авыр, дус-туганнар,
Дусларны югалту да авыр хәл.
Туган-тумачаларны югалтулар да
Бик авыр кичерелә бу хәлләр.
Эх, югалтулар, югалтулар,
Нигә була икән алар?
Югалтканны инде табып булмый.
Кайтарыр идем, әгәр килсә кулдан.
Һәр адымыбыз саен без телик
Яшәргә, без тырышыйк.
Бер киткәннәр кайта алмый яңадан
Теге дөньялардан, әдәм баласы.
Югалтуларны ник булмый туктатып?
Югалтуларга куйсак та без киртәләр.
Бик авыр кичерәбез югалтуларны,
Башка килмәсен иде мондый хәлләр.
Эх, нигә ашыктыгыз инде сез
Бакыйлыкка күчәргә?
Әле бит күпме эшләнмәгән,
Эшләрегез калды алда.
Кайчан гына истән чыгарлар?
Һаман елый яңа йөрәкләр.
Нигә онытылмыйлар икән алар,
Инде еллар үтсә дә?
Эх, югалтулар, югалтулар,
Нигә була икән алар?
Югалтканны инде табып булмый.
Кайтарыр идем, әгәр килсә кулдан.
Йөрәк яраларын төзәтү өчен,
Ешрак искә алыйк аларны,
Яхшылыклар, матур истәлекләре белән генә,
Күрик аларны ешрак төшләребездә генә.
Перевод на русский
Сколько мы пережили потерь,
Их горечь многие, наверное, не поймут.
Сердце разрывается, душа плачет,
А из глаз катятся слёзы.
Совсем не хочется верить,
Что время проходит,
Что нет больше близкого человека, друга, родного.
Потери случаются в мгновение ока.
Эх, потери, потери,
Почему они случаются?
Потерянное уже не найти.
Я бы вернул, если бы мог.
Слёзы, что катятся из глаз,
Со временем высыхают.
А в сердце глубокой раной
Они остаются на всю жизнь.
Что бы мы ни делали,
Никого не удержать.
Воли Всевышнего не превзойти,
Как бы мы ни молили.
Терять близких тяжело, родные,
Терять друзей - тоже тяжело.
И потери родственников
Переживаются очень тяжело.
Эх, потери, потери,
Почему они случаются?
Потерянное уже не найти.
Я бы вернул, если бы мог.
С каждым шагом мы хотим
Жить, давайте стараться.
Кто ушёл, не может вернуться снова
Из того мира, человек.
Почему нельзя остановить потери?
Даже если ставим им преграды.
Мы очень тяжело переживаем потери,
Пусть больше не случится такого.
Эх, зачем же вы так поспешили
Уйти в вечность?
Ведь столько ещё не сделано,
Ваши дела остались впереди.
Когда же они забудутся?
Всё плачут новые сердца.
Почему они не забываются,
Хотя прошли уже годы?
Эх, потери, потери,
Почему они случаются?
Потерянное уже не найти.
Я бы вернул, если бы мог.
Чтобы залечить раны сердца,
Давайте чаще вспоминать их,
Только добрыми делами, светлыми воспоминаниями,
Пусть они чаще приходят к нам во сне.
Показать весь текст ▾
Скопировать текст
Нашли ошибку в тексте? Предложите исправление