NEUROMOÑ - Чын дус микән? (Рима Мухаметдинова)
Подписаться на новые песни
NEUROMOÑ
NEUROMOÑ Исполнитель - 61 песня
Рима Мухаметдинова Стихи - 18 песен

NEUROMOÑ - Чын дус микән? (Рима Мухаметдинова)

Стихи: Рима Мухаметдинова

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 3:43
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 6.8 МБ
  • Добавлена: 12.10.2026
  • Прослушиваний: 49
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублей

О песне

Настоящего друга в наше время приходится искать днём с огнём, и даже найденный друг не всегда оказывается надёжной опорой в беде и радости. Дружба часто разбивается о выгоду, зависть и чужие сплетни: люди больше любят себя и ищут в товарище пользу, а между давними друзьями со временем пробегает чёрная кошка. Проверка на верность приходит вместе с трудностями: настоящий друг не спрашивает, нужна ли помощь, а сам прибегает первым. Такого друга нужно беречь и ценить, жить с ним в ладу долгие годы. Самое тяжёлое в жизни наступает тогда, когда вчерашний друг однажды становится врагом.

Текст песни

Хәзерге заман чорында,
Чын дусларны эзләргә
Кирәк, шәмнәр яндырып,
Көндезләрен, әлбәттә.

Шәм яндырып эзләп тапсаң,
Таянырга аңа булыр микән?
Кайгы-шатлыкларыңны бүлешеп,
Синең өчен утка-суга керер микән?

Төрле уйлар керә башка,
Уйлый-уйлый дус-ишләрне.
Дусларсыз да дөнья ямьле түгел,
Дус белән дә яшәү шикле.

Бәлки, дуслык дигән нәрсә
Чынлыкта ул юктыр, да?
Үз-үзен кеше күбрәк ярата,
Ә файдасын эзли дустан.

Ничә еллар дус булып йөреп,
Башлый никтер көнләшә:
Берсе хатынын, берсе ирен.
Әкренләп шулай арага
Кара мәче кереп баса.

Дус булсаң син, бул шундый,
Үпкәләмә юк-барга.
Кеше сүзләрен, гайбәтен тыңлап,
Яшәмә син, дустым, юктан көнләп.

Чын дуслар сынала ул
Сиңа авырлыклар килгәндә.
Ул вакытта: сиңа нинди ярдәм кирәк?
Диеп сорамыйлар, әлбәттә.

Үзе аңлап, ярдәм кулын сузып,
Йөгереп килә барысыннан алда.
Менә чын дусларның сиңа карашы,
Сизелә шундый чакта.

Шатлыкларыңны, кайгыларыңны уртаклашырга
Булсын синең чын дустың.
Тату гына, матур итеп
Яшик, дуслар, гомер буе.

Югалтма син чын дустыңны,
Арада барлар алар.
Кадерләрен генә белеп,
Яшик без озын-озын гомерләр.

Ләкин әйләнмәсен чын дустың
Беркөн килеп синең дошманыңа.
Вәт, иң авыр хәлләр шул булыр,
Менә шушы вакытта.

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: NEUROMOÑ

Похожие песни