NEUROMOÑ - Сер (Рима Мухаметдинова)

NEUROMOÑ - Сер (Рима Мухаметдинова)

Перевод: Секрет

Стихи: Рима Мухаметдинова

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 4:04
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 7.4 МБ
  • Добавлена: 27.09.2026
  • Прослушиваний: 14
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублей

О песне

Никто не знает, что будет завтра, поэтому певица зовёт жить сегодня и ценить тех, кто рядом: жить хорошо, когда есть человек, который бережёт тебя, понимает и говорит добрые слова. Но настоящие друзья редки, один на сотню, а чаще люди не помогают, а толкают с обрыва и радуются чужой ошибке. Даже у самого верного друга есть свой лучший друг, и твои секреты уходят от друга к другу, поэтому подумай, прежде чем делиться, и тот, кто умеет хранить тайны сам, спит спокойно. А когда становится тяжело, расскажи свои секреты ветру, огню и воде: ветер унесёт их далеко, огонь сожжёт, вода смоет печали, ведь солнце, воздух, огонь и вода и есть самые близкие друзья человека.

Текст песни

Иртәгә нәрсә буласын
Белми бит беркем дә
Шуның өчен, дус-туганнар
Яшик әле без - бүген

Үзебезнең - үзебез кадеребезне белеп
Яшик бу дөньяларда
Үткән бер минутыбыз да бит
Әйләнеп кайтмый кабат

Яшәү рәхәт - яннарында
Якыннарың булганда
Яшәү рәхәт - сине һәрчак саклар
Хөрмәт итер кешең булганга

Яшәү өчен сиңа көч бирүчең
Юатучың, җаныңны җылытучың
Бердәнберең, сине аңлап
Матур сүзләр әйтүчең

Шундый кешең булганда гына
Бу дөньяда - син бәхетле
Ләкин дөньяда бармы соң андыйлар
Таба алмыйм җавабын, дуслар

Чынбарлыкта күберәк
Ярдәм түгел, ярдан этәләр
Син ялгышсаң «Вәт шәп булган
Аңа шул күптән кирәк» дияләр

Чын дуслар - бик сирәк ул
Ләкин шулай да бар алар
100-гә - берәү булса да
Синең юлыңда очрамаса да
(Әммә ләкин бар бит, ә?!)

Чын дусларны табар өчен
Үзеңә булырга кирәк - чын дус
Ә андый дуслыкны бит
Күтәрә алмый - күбегез!?

Бер-бере турында сүз йөртә
Ә үзе соң - синең чын дустың
Аның да бар икән бит
Тагын яхшы бер чын дусты

Дустан-дуска, дустан-дуска
Китә синең эчке серләрең
Бергә сөйләшкән, серләшкән бит сез
Ул бит синең - чын дустың?!

Менә, дуслар, сезгә әйтәм
Уйланырга урын бар
Чын дусның да була ул
Синнән дә яхшы, яхшысы

Серләреңне сөйләр алдан
Уйла башта - сер бүлешү
Кирәкме сиңа андый «сөенеч»
Чын дустың белән уртаклашу

Серләреңне үзеңдә тота алу
Бик авыр да ул, дуслар
Йокың булыр тыныч, ә үзең
Котылырсың 100 гайбәт сүздән

Авырлыклар килгән чакта
Серләреңне сөйлә җилләргә
Я булмаса - утка, суга сөйлә
Җавабын да табарсың шунда

Юкка гына әйтмиләрдер
Кояш, һава, ут һәм су
Кеше өчен бу дөньяда
Була икән иң якын дус

Җилләр - синең серләреңне
Еракларга очыртыр
Ут - үз ялкынында көйдерер
Су - алып агар сагышың - борчулар...

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: NEUROMOÑ

Похожие песни