Вакыт (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Tatar Ai - Болын (Кадыйр Сибгатуллин)
Стихи: Кадыйр Сибгатуллин
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Воспоминание о детстве, о ночи в степи, когда мальчики пасли лошадей и лежали на зелёной траве под одеялом из неба. Они слушали сказки, считали звёзды и чувствовали себя настоящими гениями.
Текст песни
Баш астымда яшел түшәк икән,
юрганым да яшел икән... дим.
Кочагында ятып,
бу болынны
төштә күреп ятам икән мин.
Утлап йөри атлар керт-керт итеп,
дулкынлана учак... чайкала.
Без болай да иләс малайлар бит,
томаннарны, җилкәй, айкама.
Өндәгесе төшкә керми булмас,
тугайларда аунап туймасаң.
Малайлар да даһи булыр кебек,
бу болында ятып уйланса.
Таң алдыннан яшьти әкият сөйли:
бик бәхетсез булган шаһзадә...
Шушы таңнар терелтерләр иде,
шаһлар мине дарга асса да.
Утлап йөри атлар керт-керт итеп,
чалкан ята чандыр малайлар.
Ат көткәндә барлык йолдызлар да
көтүчегә карап яналар.
Бу минеке, бу синеке, диеп,
йолдызларны бүлешеп ятмадык.
Бөтен күкне кызык китап итеп,
серле шигырь итеп ятладык.
Үтеп барган малай вакыт түгел,
безнең туу иде ул чаклар.
Йолдызларны әле һаман саныйм,
йөрәгемдә яна учаклар.
Күге-ние белән сеңгән болын,
коеп куйган кеше түгел мин.
Җырга салып җырлап бетерә алмам
ат көтүче малай күңелен.
Сәерсенеп безгә карамагыз,
сорамагыз бәхетем турында.
Безнең җаннар сихерләнеп бетте
атлар көтеп ятып болында.
атлар көтеп ятып болында.
юрганым да яшел икән... дим.
Кочагында ятып,
бу болынны
төштә күреп ятам икән мин.
Утлап йөри атлар керт-керт итеп,
дулкынлана учак... чайкала.
Без болай да иләс малайлар бит,
томаннарны, җилкәй, айкама.
Өндәгесе төшкә керми булмас,
тугайларда аунап туймасаң.
Малайлар да даһи булыр кебек,
бу болында ятып уйланса.
Таң алдыннан яшьти әкият сөйли:
бик бәхетсез булган шаһзадә...
Шушы таңнар терелтерләр иде,
шаһлар мине дарга асса да.
Утлап йөри атлар керт-керт итеп,
чалкан ята чандыр малайлар.
Ат көткәндә барлык йолдызлар да
көтүчегә карап яналар.
Бу минеке, бу синеке, диеп,
йолдызларны бүлешеп ятмадык.
Бөтен күкне кызык китап итеп,
серле шигырь итеп ятладык.
Үтеп барган малай вакыт түгел,
безнең туу иде ул чаклар.
Йолдызларны әле һаман саныйм,
йөрәгемдә яна учаклар.
Күге-ние белән сеңгән болын,
коеп куйган кеше түгел мин.
Җырга салып җырлап бетерә алмам
ат көтүче малай күңелен.
Сәерсенеп безгә карамагыз,
сорамагыз бәхетем турында.
Безнең җаннар сихерләнеп бетте
атлар көтеп ятып болында.
атлар көтеп ятып болында.
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Кыш-Яз (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Көтә ил-ана (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Урзаем (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
КАЗЛАР КИТӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ ЯҢГЫР (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ МОҢ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Похожие песни
Миләшкәем (Гузель Губаевна Идрисова)
NEUROMOÑ
Сер (Рима Мухаметдинова)
NEUROMOÑ
Йоклый өйдә бөтен нәрсә (Эльмира Хисматуллина Муртазина)
Балакәйләр ИИ
КҮКТӘ АЙ ЙӨЗӘ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
КЫШКЫ ТӨНДӘ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
СУКМАК (Георгий Ибушев)
Нейросеть
ҖӘЙ АХЫРЫ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai