Вакыт (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Tatar Ai - Җыр башлау (Марс Шабаев)
Стихи: Марс Шабаев
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Это гимн родной земле, где всё с детства дорого и близко. Лирический герой слышит язык природы: говор ручьев, пение соловьев и шепот трав, чувствуя себя частью этого мира. Он видит красоту в каждом рассвете и бесконечно стремится в объятия родных лугов, которые ждут его и доверяют свои тайны.
Текст песни
Анда миңа бар да үз һәм таныш,
Бар да якын миңа бишектән -
Ал гөләпләр,
Ап-ак төнбоеклар...
Мин аларны
Туганнарым кебек хис итәм.
Тик мин генә беләм чишмәләрнең
Челтер-челтер нәрсә сөйләвен:
Алар шулай сагынып мине көтә,
Өзелеп көткән кебек сөйгәнен.
Җәйге таңда,
Бераз йоклап калып,
Әрәмәлекләргә кичексәм,
Мине танып кабат җыр башлаучы
Сандугачларымны ишетәм.
Тик мин генә беләм чишмәләрнең
Челтер-челтер нәрсә сөйләвен:
Алар шулай сагынып мине көтә,
Өзелеп көткән кебек сөйгәнен.
Күзләремә чыккан соклануны
Таң чыклары бирә бит миңа:
Болыннарны айлар-еллар күзлим -
Туялганым менә юк кына!
Яшькелт Ыгым,
Сәламләргә ашыгып,
Камышларың сыгылып төшәләр;
Миңа юл күрсәтеп,
Як-ягымда
Выжлап оча авыр шөпшәләр.
Тик мин генә беләм чишмәләрнең
Челтер-челтер нәрсә сөйләвен:
Алар шулай сагынып мине көтә,
Өзелеп көткән кебек сөйгәнен.
Сазлыкларга такыр сукмак ята:
- Юл бирегез, бу мин... Мин, - дисәм,
Кочак җәеп көткән болыннарда
Серен сөйли миңа һәр сүсән...
(Затихая, с эхом)
Бар да якын миңа бишектән -
Ал гөләпләр,
Ап-ак төнбоеклар...
Мин аларны
Туганнарым кебек хис итәм.
Тик мин генә беләм чишмәләрнең
Челтер-челтер нәрсә сөйләвен:
Алар шулай сагынып мине көтә,
Өзелеп көткән кебек сөйгәнен.
Җәйге таңда,
Бераз йоклап калып,
Әрәмәлекләргә кичексәм,
Мине танып кабат җыр башлаучы
Сандугачларымны ишетәм.
Тик мин генә беләм чишмәләрнең
Челтер-челтер нәрсә сөйләвен:
Алар шулай сагынып мине көтә,
Өзелеп көткән кебек сөйгәнен.
Күзләремә чыккан соклануны
Таң чыклары бирә бит миңа:
Болыннарны айлар-еллар күзлим -
Туялганым менә юк кына!
Яшькелт Ыгым,
Сәламләргә ашыгып,
Камышларың сыгылып төшәләр;
Миңа юл күрсәтеп,
Як-ягымда
Выжлап оча авыр шөпшәләр.
Тик мин генә беләм чишмәләрнең
Челтер-челтер нәрсә сөйләвен:
Алар шулай сагынып мине көтә,
Өзелеп көткән кебек сөйгәнен.
Сазлыкларга такыр сукмак ята:
- Юл бирегез, бу мин... Мин, - дисәм,
Кочак җәеп көткән болыннарда
Серен сөйли миңа һәр сүсән...
(Затихая, с эхом)
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Кыш-Яз (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Көтә ил-ана (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Урзаем (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
КАЗЛАР КИТӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ ЯҢГЫР (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ МОҢ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Похожие песни
Сагындым
Кибер-Бабай
Тормыш асылы (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Рельслар (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Кабатлана язлар (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Алма (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Яңгыр иле (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Безнең өйнең краны (Роберт Миңнуллин)
Нейросеть
Студент еллары (Ленар Шәех)
Suno Ai
Мәхәббәт (Ленар Шәех)
Tatar Ai