Вакыт (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Tatar Ai - Ти-и-иде! Ти-и-иде!.. (Марс Шабаев)
Стихи: Марс Шабаев
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Это горькое воспоминание лирического героя, в котором звук птицы (тәкәрлек) переносит его в детство. Этот крик "Ти-и-иде!" становится символом утраты и боли. Сначала он слышится как вопрос о беззащитности птицы, а затем перерастает в страшный ответ о том, что "задела" война, которая сожгла отцов и оставила детей сиротами. Эта песня, мольба не возвращать те ужасные годы.
Текст песни
Тау астында - тал-тирәкләр,
Тал артында - Ык суы.
Җанбай күлдән ишетелә
Тәкәрлекләр үксүе:
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
- Кемнәр тиде?
Җофармы йә сусармы?
Оясыз калган тәкәрлек,
Гомерең ятим узармы?
Түзмәде күңел, ярсыды
Тәкәрлек тавышына:
Бала чакка кайтып, хәтер
Моң булып калды шунда.
Ул йөрде балтырган ашап,
Юа белән юанып...
Хәтер - сагышлы бер йолдыз:
Һич сүнәсе юк аның!
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
- Кемнәр тиде?
Җофармы йә сусармы?
Оясыз калган тәкәрлек,
Гомерең ятим узармы?
Уенны иртә оныткан
Сагышлар дөньясыннан
Ул йөрде күкәйләр эчеп
Тәкәрлек оясыннан...
Тәкәрлекләр, үксисез лә:
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
- Кем тиде?
Кайтармагыз шул елларга,
Кайтармагыз сез мине.
Көйде, көйде... утта көйде
Әтиләр...
Үстек ятим...
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
Безгә тиде
Зур сугыш...
Нәрсә әйтим?..
Тал артында - Ык суы.
Җанбай күлдән ишетелә
Тәкәрлекләр үксүе:
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
- Кемнәр тиде?
Җофармы йә сусармы?
Оясыз калган тәкәрлек,
Гомерең ятим узармы?
Түзмәде күңел, ярсыды
Тәкәрлек тавышына:
Бала чакка кайтып, хәтер
Моң булып калды шунда.
Ул йөрде балтырган ашап,
Юа белән юанып...
Хәтер - сагышлы бер йолдыз:
Һич сүнәсе юк аның!
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
- Кемнәр тиде?
Җофармы йә сусармы?
Оясыз калган тәкәрлек,
Гомерең ятим узармы?
Уенны иртә оныткан
Сагышлар дөньясыннан
Ул йөрде күкәйләр эчеп
Тәкәрлек оясыннан...
Тәкәрлекләр, үксисез лә:
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
- Кем тиде?
Кайтармагыз шул елларга,
Кайтармагыз сез мине.
Көйде, көйде... утта көйде
Әтиләр...
Үстек ятим...
Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..
Безгә тиде
Зур сугыш...
Нәрсә әйтим?..
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Кыш-Яз (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Көтә ил-ана (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Урзаем (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
КАЗЛАР КИТӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ ЯҢГЫР (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ МОҢ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Похожие песни
Очрашу (Абдулла Алиш)
NEUROMOÑ
Бер көнем (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
МИЛӘШ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
Метаморфозалар (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Кеше бәхетенә сөенеп (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Бәхет (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Мизгел (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Халәт (Ленар Шәех)
Suno Ai
Хатка язмас бер сүз (Марс Шабаев)
Tatar Ai
Көрәш (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Әйт әле (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Ышану (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai