Энемэ (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Tatar Ai - Үз йортын сала кеше (Кадыйр Сибгатуллин)
Стихи: Кадыйр Сибгатуллин
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Это размышление о долге мужчины построить дом. Строительство дома это священная обязанность, переданная предками. Настоящий мужчина должен оставить после себя дом как вечный след. Дом нельзя построить без терпения, а тот кто не построил свой дом прожил жизнь зря.
Текст песни
Ир булып илгә туганның
иң мөкатдәс эшедер:
Тиеш йорт салып керергә
гомерендә кеше бер.
Ырудан килгән, токымнан,
әйткәннәр, тапшырганнар.
Безнең бабайлар бу сүзне
тормышка ашырганнар.
Бурычлы булып калмаган,
ыштансыз калса калган.
Ыштансыз калса калгандыр,
кеше үз йортын салган.
Никадәр өлгер булса да,
нужа да калышмаган.
Үз йортын салырга кеше
гомерен багышлаган.
Тормышында төп эш итеп
шушыны күргәндер ул.
«Салдым! Кала миннән йорт!» - дип
шатланып үлгәндер ул.
Салдым! Кала миннән йорт,
салдым! Кала миннән йорт!
Ырудан килә, халыктан,
мәгънәсе инде тирән:
тугансың икән, гомернең
кадерен белергә өйрән.
Эшләрең калсын йорт сыман,
югалмаслык, карарлык...
Бөтен булып, төзек булып,
кешеләргә ярарлык.
Йорт җиткерү ансат түгел,
булмый салып түземсез.
Җанын ярып салса кеше,
илдә йортлар үлемсез.
Батырлык түгел, бурыч бу,
гомерең белән түлә.
Үз йортын салмаган кеше
тумый-яшәми үлә.
Тормышында төп эш итеп
шушыны күргәндер ул.
«Салдым! Кала миннән йорт!» - дип
шатланып үлгәндер ул.
Салдым! Кала миннән йорт,
салдым! Кала миннән йорт!
Гомеренә тиң эшен көтә
һәр замана ирләрдән.
Бер кеше дә бу дөньяга
мәңгелеккә килмәгән.
Мәңгелек тик эшләр генә,
йортыбыз һәм илебез.
Үз йортларын сала торган
замананың ире без.
Үз йортларын сала торган
замананың ире без!
иң мөкатдәс эшедер:
Тиеш йорт салып керергә
гомерендә кеше бер.
Ырудан килгән, токымнан,
әйткәннәр, тапшырганнар.
Безнең бабайлар бу сүзне
тормышка ашырганнар.
Бурычлы булып калмаган,
ыштансыз калса калган.
Ыштансыз калса калгандыр,
кеше үз йортын салган.
Никадәр өлгер булса да,
нужа да калышмаган.
Үз йортын салырга кеше
гомерен багышлаган.
Тормышында төп эш итеп
шушыны күргәндер ул.
«Салдым! Кала миннән йорт!» - дип
шатланып үлгәндер ул.
Салдым! Кала миннән йорт,
салдым! Кала миннән йорт!
Ырудан килә, халыктан,
мәгънәсе инде тирән:
тугансың икән, гомернең
кадерен белергә өйрән.
Эшләрең калсын йорт сыман,
югалмаслык, карарлык...
Бөтен булып, төзек булып,
кешеләргә ярарлык.
Йорт җиткерү ансат түгел,
булмый салып түземсез.
Җанын ярып салса кеше,
илдә йортлар үлемсез.
Батырлык түгел, бурыч бу,
гомерең белән түлә.
Үз йортын салмаган кеше
тумый-яшәми үлә.
Тормышында төп эш итеп
шушыны күргәндер ул.
«Салдым! Кала миннән йорт!» - дип
шатланып үлгәндер ул.
Салдым! Кала миннән йорт,
салдым! Кала миннән йорт!
Гомеренә тиң эшен көтә
һәр замана ирләрдән.
Бер кеше дә бу дөньяга
мәңгелеккә килмәгән.
Мәңгелек тик эшләр генә,
йортыбыз һәм илебез.
Үз йортларын сала торган
замананың ире без.
Үз йортларын сала торган
замананың ире без!
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
60 яшьлек (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Чәчәкләр (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Җәлилгә (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Лиза әнием (Галимханов Ильдар)
Tatar Ai
Уйларым (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Вакыт (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Кыш-Яз (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Похожие песни
Очрашу (Абдулла Алиш)
NEUROMOÑ
Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Бер көнем (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
МИЛӘШ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
Метаморфозалар (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Кеше бәхетенә сөенеп (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Бәхет (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Мизгел (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Халәт (Ленар Шәех)
Suno Ai
Хатка язмас бер сүз (Марс Шабаев)
Tatar Ai
Ти-и-иде! Ти-и-иде!.. (Марс Шабаев)
Tatar Ai
Көрәш (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai