Энемэ (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Tatar Ai - Мәгънә киңәйгәндә (Кадыйр Сибгатуллин)
Стихи: Кадыйр Сибгатуллин
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Человек встречает смерть, которая говорит ему, что его время пришло. Он спокоен, потому что знал об этом. Он просит у судьбы полевой цветок, смотрит на него и понимает, что никогда не видел его по-настоящему, хотя проходил мимо много раз. Он благодарит смерть за то, что она открыла ему глаза на красоту. А судьба признаётся, что её обманули, даже полевой цветок мешает её планам.
Текст песни
Көтмәгәндә
шундый бер көн килде,
язмыш аңа:
- Гомерең бетте! - диде.
Белә иде.
Ул бу көнне көтте.
Иң авыры
инде баштан үтте.
Кырда үскән
чәчәк сорап алды.
Язмыш белән
берьялгызы калды.
Бу чәчәккә
карап туймады ул.
Исе китеп
шуны уйлады ул:
«Бу чәчәкне
күпме күргәнем бар.
Бу чәчәкне
таптап йөргәнем бар...
Ант итә алам,
шунысы да хактыр -
күрәм аны
мин беренче тапкыр».
Елады ул:
- Рәхмәт сиңа, үлем!
Синең аша
матурлыкны күрдем
мин бары тик
әле бүген генә...
Язмышымдыр...
риза үлемемә.
Кинәт кенә
каян килде кодрәт?
Кинәт кенә
еш-еш типте йөрәк.
Әйтте язмыш:
- Тагын ялгышканмын,
күзгә карап
алдадылар тагын.
Кырда үскән
кыргый бер чәчәк тә
тыгыла бит
минем киләчәккә!
тыгыла бит
минем киләчәккә!
тыгыла бит
минем киләчәккә!
шундый бер көн килде,
язмыш аңа:
- Гомерең бетте! - диде.
Белә иде.
Ул бу көнне көтте.
Иң авыры
инде баштан үтте.
Кырда үскән
чәчәк сорап алды.
Язмыш белән
берьялгызы калды.
Бу чәчәккә
карап туймады ул.
Исе китеп
шуны уйлады ул:
«Бу чәчәкне
күпме күргәнем бар.
Бу чәчәкне
таптап йөргәнем бар...
Ант итә алам,
шунысы да хактыр -
күрәм аны
мин беренче тапкыр».
Елады ул:
- Рәхмәт сиңа, үлем!
Синең аша
матурлыкны күрдем
мин бары тик
әле бүген генә...
Язмышымдыр...
риза үлемемә.
Кинәт кенә
каян килде кодрәт?
Кинәт кенә
еш-еш типте йөрәк.
Әйтте язмыш:
- Тагын ялгышканмын,
күзгә карап
алдадылар тагын.
Кырда үскән
кыргый бер чәчәк тә
тыгыла бит
минем киләчәккә!
тыгыла бит
минем киләчәккә!
тыгыла бит
минем киләчәккә!
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
60 яшьлек (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Чәчәкләр (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Җәлилгә (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Лиза әнием (Галимханов Ильдар)
Tatar Ai
Уйларым (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Вакыт (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Кыш-Яз (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Похожие песни
Яшьлекнең үтүе (Рима Мухаметдинова)
NEUROMOÑ
Кыз сурәте (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
КҮКТӘ АЙ ЙӨЗӘ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
Ядкарь (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Еллар үтәр... (Ленар Шәех)
Suno Ai
Языгыз хатлар (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Көтәм әле (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Сөткә төшкән тычкан (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Кышкы кич (Габдулла Тукай)
Tatar Ai