Вакыт (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Tatar Ai - Ышану (Кадыйр Сибгатуллин)
Перевод: Вера
Стихи: Кадыйр Сибгатуллин
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Философское размышление о доверии и вере в людей. Автор готов быть обманутым много раз, лишь бы человек знал, что ему верят.
Текст песни
Бер гадәт бар.
Гадәт кенә түгел,
ул кагыйдә инде тормышта.
Әйтерсең лә
шушы кагыйдәләр
ияреп килә безгә тумыштан.
Нигезе бар үзенең,
формуласы:
«шулай тиеш», «шулай кирәк» ди.
Исбатлап та бирә:
бу дөньяда
ышанырлык кеше сирәк, ди.
Акылга да сыеп бетми кебек:
Кеше дигән затка ышанма!
Актарыла минем хисләр кайчак,
йөрәгеңне тот та тышаула!
Бәгыреңә пычак булып керә,
алдануы авыр авырын...
Кыенлыгын беләм
ышануга
алданулар аша баруның.
Алдасыннар мине, -
бер алдасын,
ике,
өч кат мине алдасын.
Түзә алам,
бары минем аңа
ышануымны ул аңласын.
Аллага да,
кешегә дә биргән
ышанырга дигән антым юк.
Ышанмасаң, бәлки, ансаттадыр,
ышанмаска ләкин хакым юк.
Ышанамы миңа кеше үзе?
Ышанмаса бик тә кызганыч.
Бәгыреңә пычак булып керә,
алдануы авыр авырын...
Кыенлыгын беләм
ышануга
алданулар аша баруның.
Алдасыннар мине, -
бер алдасын,
ике,
өч кат мине алдасын.
Алдасыннар мине,
алдасыннар мине,
алдасыннар мине!
Җанымдагы бөтен законнарның
кодексы - минем ышаныч!
Ышаныч!
Ышаныч!
Гадәт кенә түгел,
ул кагыйдә инде тормышта.
Әйтерсең лә
шушы кагыйдәләр
ияреп килә безгә тумыштан.
Нигезе бар үзенең,
формуласы:
«шулай тиеш», «шулай кирәк» ди.
Исбатлап та бирә:
бу дөньяда
ышанырлык кеше сирәк, ди.
Акылга да сыеп бетми кебек:
Кеше дигән затка ышанма!
Актарыла минем хисләр кайчак,
йөрәгеңне тот та тышаула!
Бәгыреңә пычак булып керә,
алдануы авыр авырын...
Кыенлыгын беләм
ышануга
алданулар аша баруның.
Алдасыннар мине, -
бер алдасын,
ике,
өч кат мине алдасын.
Түзә алам,
бары минем аңа
ышануымны ул аңласын.
Аллага да,
кешегә дә биргән
ышанырга дигән антым юк.
Ышанмасаң, бәлки, ансаттадыр,
ышанмаска ләкин хакым юк.
Ышанамы миңа кеше үзе?
Ышанмаса бик тә кызганыч.
Бәгыреңә пычак булып керә,
алдануы авыр авырын...
Кыенлыгын беләм
ышануга
алданулар аша баруның.
Алдасыннар мине, -
бер алдасын,
ике,
өч кат мине алдасын.
Алдасыннар мине,
алдасыннар мине,
алдасыннар мине!
Җанымдагы бөтен законнарның
кодексы - минем ышаныч!
Ышаныч!
Ышаныч!
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Кыш-Яз (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Көтә ил-ана (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Урзаем (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
КАЗЛАР КИТӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ ЯҢГЫР (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ МОҢ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Похожие песни
Акча (Рима Мухаметдинова)
NEUROMOÑ
Бер көнем (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Метаморфозалар (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Мин әнигә ышанам (Роберт Миңнуллин)
Tatar Ai
Өйрәнә (Роберт Миңнуллин)
Suno Ai
Нокта яки... өтер?... (Ленар Шәех)
Tatar Ai
Көрәш (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Кояш вә Яңгыр (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Җавап көтәм (Гузель Губаевна Идрисова)
Нейросеть
Мәхәббәт бар (Гузель Губаевна Идрисова)
Нейросеть
Җиңү көне (Гузалия Файзуллина)
Нейросеть