Энемэ (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Tatar Ai - Хатка язмас бер сүз (Марс Шабаев)
Стихи: Марс Шабаев
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Лирический герой отвечает на упрек в том, что он не пишет писем. Он говорит, что напишет бесконечное письмо, но в нем не будет ни ожидания, ни украденных дней. Он сжег в огне блеск глаз возлюбленной и насмешку над вечностью. Она ушла с черной душой, оставив его в пустыне. Но он не пишет не потому, что нечего сказать, а потому что его слово слишком сильно, и он её этим жалеет.
Текст песни
«Хат язмыйсың, - дисең. -
Хатка саран!»
Бер язармын әле,
Язармын.
Мәңге бетмәс озын хатымның син
Табалмассың очын-азагын.
Син укыган юлларында булмас
Каным сине көткән минутлар.
Булмас анда син урлаган җәем...
Көзгә кергәч,
Яктым мин утлар.
Шул утларга салдым
(Суга түгел!)
Синең күзләреңнең елтырын...
«Диңгез кибеп,
Таулар җимерелсә...» - дип,
Син укыган идең бер ырым
Шул җәеңдә.
Ырым очты утка!
Таулар исән,
Диңгез кипмәде...
Ләкин мине синең кебек усал
Беркем
Берчак ташлап китмәде.
Ә син киттең кара күңелең белән,
Йөрәк хәзер җансыз чүл төсле.
Мин сусадым сиңа хат язарга,
Каләмемә язар сүз төште,
Бары бер сүз!
Язмыйм -
Сүз көчле!
Мин кызганам сине!
Мин кызганам сине...
Хатка саран!»
Бер язармын әле,
Язармын.
Мәңге бетмәс озын хатымның син
Табалмассың очын-азагын.
Син укыган юлларында булмас
Каным сине көткән минутлар.
Булмас анда син урлаган җәем...
Көзгә кергәч,
Яктым мин утлар.
Шул утларга салдым
(Суга түгел!)
Синең күзләреңнең елтырын...
«Диңгез кибеп,
Таулар җимерелсә...» - дип,
Син укыган идең бер ырым
Шул җәеңдә.
Ырым очты утка!
Таулар исән,
Диңгез кипмәде...
Ләкин мине синең кебек усал
Беркем
Берчак ташлап китмәде.
Ә син киттең кара күңелең белән,
Йөрәк хәзер җансыз чүл төсле.
Мин сусадым сиңа хат язарга,
Каләмемә язар сүз төште,
Бары бер сүз!
Язмыйм -
Сүз көчле!
Мин кызганам сине!
Мин кызганам сине...
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
60 яшьлек (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Чәчәкләр (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Җәлилгә (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Лиза әнием (Галимханов Ильдар)
Tatar Ai
Уйларым (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Вакыт (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Кыш-Яз (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Похожие песни
Әйт әле (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Кулымны тот
Кибер-Бабай
Сагындым
Кибер-Бабай
Мин бэхетсез димэ
Вадим Захаров
Очрашу (Абдулла Алиш)
NEUROMOÑ
Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Тормыш (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Бер көнем (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Бер жылы суз
Руслан Кирамутдинов