Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Tatar Ai - Баркарола (Марс Шабаев)
Стихи: Марс Шабаев
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Это невероятно красивая, нежная песня. Это ночная колыбельная, полная любви и нежности. Образы золотого заката, спокойного Иделя, тишины и звезд создают идеальную атмосферу уюта и защищенности. Песня получилась очень теплой, умиротворяющей и трогательной.
Текст песни
Алтын шәфәкъ иңә...
Әйтерсең лә
Яңа бер җыр керә күңелемә.
Алтынланып Идел-су тирбәлә
Гүя йоклата ул сине менә
Тирбәлдереп кенә,
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Тирбәлдереп кенә,
Төнге гөлем...
Комлы ярга кургаш дулкын кага...
Җәелә төн җиргә,
Төн дөм кара...
Идел җылы, тигез сулыш ала -
Синең сулышың да йоклаганда
Шулай җылы була,
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Шулай җылы була,
Төнге гөлем...
Кай саксызы төн тынлыгын ваткан?
Сискәндергеч бер өн-аваз килә
Кинәт кенә шунда аргы яктан -
Төшләндең дә син сискәндең гүя,
Нигә икән, нигә,
Төнге гөлем?..
Кирәкмәгән шөбһә-шомнарымны
Юып ала Идел томанымы,
Әллә айның көмеш нурларымы?
Сак йокыңны саклап торганымны
Күзли йолдызлармы,
Төнге гөлем?..
Таң йолдызы -
Чулпан йолдыз яна...
Әкрен генә офык алсулана...
«Аерылабыз...» - диеп моңсуланма,
Таң йокыңны бүлмә,
Төнге гөлем...
Син татлы бер төш күрерлек кенә,
Йөзеңнән нур бөркелерлек кенә,
Куенымда бер эрерлек кенә,
Бер мизгеле бер гомерлек кенә
Вакытың бар әле,
Төнге гөлем...
Әйтерсең лә
Яңа бер җыр керә күңелемә.
Алтынланып Идел-су тирбәлә
Гүя йоклата ул сине менә
Тирбәлдереп кенә,
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Тирбәлдереп кенә,
Төнге гөлем...
Комлы ярга кургаш дулкын кага...
Җәелә төн җиргә,
Төн дөм кара...
Идел җылы, тигез сулыш ала -
Синең сулышың да йоклаганда
Шулай җылы була,
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Төнге гөлем...
Шулай җылы була,
Төнге гөлем...
Кай саксызы төн тынлыгын ваткан?
Сискәндергеч бер өн-аваз килә
Кинәт кенә шунда аргы яктан -
Төшләндең дә син сискәндең гүя,
Нигә икән, нигә,
Төнге гөлем?..
Кирәкмәгән шөбһә-шомнарымны
Юып ала Идел томанымы,
Әллә айның көмеш нурларымы?
Сак йокыңны саклап торганымны
Күзли йолдызлармы,
Төнге гөлем?..
Таң йолдызы -
Чулпан йолдыз яна...
Әкрен генә офык алсулана...
«Аерылабыз...» - диеп моңсуланма,
Таң йокыңны бүлмә,
Төнге гөлем...
Син татлы бер төш күрерлек кенә,
Йөзеңнән нур бөркелерлек кенә,
Куенымда бер эрерлек кенә,
Бер мизгеле бер гомерлек кенә
Вакытың бар әле,
Төнге гөлем...
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
КАЗЛАР КИТӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ ЯҢГЫР (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ МОҢ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КҮЛӘГӘЛӘР ДӘ ТӨСЛЕ! (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
АЛМА КОЕЛГАН ТӨНДӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
ҖӘЙ АХЫРЫ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Тамашачы бугай... (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Вәгъдә (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Рәсем (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Похожие песни
КЫШКЫ ТӨНДӘ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
Мәхәббәт (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Студент еллары (Ленар Шәех)
Suno Ai
Синең күзләр (Ленар Шәех)
Suno Ai
Без икебез бербөтен (Ленар Шәех)
Suno Ai
Айсылукай (Ленар Шәех)
Suno Ai
Соңгы алма (Ленар Шәех)
Suno Ai