Хәрби егет (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
О песне
Красота жизни в самой природе: в лесу с могучими дубами, стройными берёзами, елями и соснами, с рябиной и калиной и липами, от медового запаха которых кружится голова. Лес кормит и даёт всё сразу: воду, воздух, реку, деревья. Самые тёплые воспоминания связаны с сенокосом: с отцами и дядями на лошадях ехали в соседнюю деревню, варили еду в казане, готовили айран, катили по столу варёные яйца и ели их с зелёным луком, травили байки и подкалывали друг друга, кто лучше косил. Пока мужчины работали, собирали душицу и заваривали чай на родниковой воде, а вечером возвращались домой, развалившись на возу свежего сена. Пусть леса живут и зеленеют, звери гуляют, птицы летают, а соловьи поют на берёзах.
Текст песни
Табигать ул - урман, басу-кырлар,
Урманында үсә агачлар:
Мәгрүр - имән, зифа - каеннар,
Яшел чыршы, карагай һәм усаклар.
Ут кызыл төстәге миләш-баланнар да,
Үсә юкәләре, чәчәкләреннән аның,
Башларны әйләндерерлек тәмле,
Бал исләре килеп тора!
Табигатьтә аерым булмый болар:
Суы, һавасы, елгасы, агачы!
Җир йөзендә тереклек башланганнан бирле,
Син - Урман, бирәсең, файда, күпме?!
Урман, урман - изге җир син!
Бер дә онытылмас синдә печән чабулар!
Атлар җигеп, әтиләр, "абзыйлар" белән,
Күрше авыл - "Киязебашка" барулар!
Учаклар ягып, "казан асып",
Тәмле ашлар пешерүләр.
Хәлдән таеп, әтиләр печән чапканчы,
Татлы "әйрән" ясап, аларны "сыйлаулар"!
Бер арада, йомыркалар да пешереп,
Табын уртасына тәгәрәтеп җибәрәсең!
Ләззәтләнеп, яшел суган белән,
Аны ашап куялар "өмәчеләр"!
Рәхәтләнеп көлә-көлә,
Әкият-хикаятьләрне сөйли-сөйли,
Бер-берсенә "төртмә" сүзләр дә,
Әйтеп куела шул арада.
"Кем печәнне яхшы чапкан,
Ә кем әзерәк, алган өстән",
Шулай шаян, "төртмә" сүзләр белән,
Вакыт үтә, мин сизми дә калам.
Печәнчеләр, тирләп, эшләгән арада,
Мин җыям мәтрүшкә, чәчкәләрен,
Чишмәсенә төшеп, саф суларын алып,
Тәмле итеп, кайнатам "чәен"!
Урманнарда "өмә" ясап, печән чабу,
Үзе бер зур вакыйга, ә эш бетүгә,
Ат арбасына яңа чапкан печән төяп,
Кайтабыз, без, "кырын төшеп"!
Урманнарыбыз яшәсен һәм яшәрсен,
Үссеннәр агачлары биек!
Тугайларында йөресен - җәнлекләр,
Ә, һаваларында очсын кошлар!
Шаулап-гөрләп торсын урманнар,
"Шомлы" булса да, анда, җилләр.
Сайрап торсын сандугачлар,
Кунып зифа каеннарга!
Урманында үсә агачлар:
Мәгрүр - имән, зифа - каеннар,
Яшел чыршы, карагай һәм усаклар.
Ут кызыл төстәге миләш-баланнар да,
Үсә юкәләре, чәчәкләреннән аның,
Башларны әйләндерерлек тәмле,
Бал исләре килеп тора!
Табигатьтә аерым булмый болар:
Суы, һавасы, елгасы, агачы!
Җир йөзендә тереклек башланганнан бирле,
Син - Урман, бирәсең, файда, күпме?!
Урман, урман - изге җир син!
Бер дә онытылмас синдә печән чабулар!
Атлар җигеп, әтиләр, "абзыйлар" белән,
Күрше авыл - "Киязебашка" барулар!
Учаклар ягып, "казан асып",
Тәмле ашлар пешерүләр.
Хәлдән таеп, әтиләр печән чапканчы,
Татлы "әйрән" ясап, аларны "сыйлаулар"!
Бер арада, йомыркалар да пешереп,
Табын уртасына тәгәрәтеп җибәрәсең!
Ләззәтләнеп, яшел суган белән,
Аны ашап куялар "өмәчеләр"!
Рәхәтләнеп көлә-көлә,
Әкият-хикаятьләрне сөйли-сөйли,
Бер-берсенә "төртмә" сүзләр дә,
Әйтеп куела шул арада.
"Кем печәнне яхшы чапкан,
Ә кем әзерәк, алган өстән",
Шулай шаян, "төртмә" сүзләр белән,
Вакыт үтә, мин сизми дә калам.
Печәнчеләр, тирләп, эшләгән арада,
Мин җыям мәтрүшкә, чәчкәләрен,
Чишмәсенә төшеп, саф суларын алып,
Тәмле итеп, кайнатам "чәен"!
Урманнарда "өмә" ясап, печән чабу,
Үзе бер зур вакыйга, ә эш бетүгә,
Ат арбасына яңа чапкан печән төяп,
Кайтабыз, без, "кырын төшеп"!
Урманнарыбыз яшәсен һәм яшәрсен,
Үссеннәр агачлары биек!
Тугайларында йөресен - җәнлекләр,
Ә, һаваларында очсын кошлар!
Шаулап-гөрләп торсын урманнар,
"Шомлы" булса да, анда, җилләр.
Сайрап торсын сандугачлар,
Кунып зифа каеннарга!
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Һиндастан (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Хәтерләү (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Энемэ (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
60 яшьлек (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Сөткә төшкән тычкан (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Кояш вә Яңгыр (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Кышкы кич (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Син булмасаң! (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Похожие песни
Әни эштән кайтканчы (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Яз
Ильсия Бадретдинова
Күчтек яңа фатирга (Роберт Миңнуллин)
Нейросеть
Язгы кәеф
Чулпан Насырова
Беркемгә дә охшамаган (Роберт Миңнуллин)
Нейросеть
Жэйге иртэ
MINGAZOV TATAR BAND
Иртән иртүк (Роберт Миңнуллин)
Tatar Ai
Сагыныр очен
Айрат Сафин
Чәчәкләр (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Миляуша
Хайдар Бигичев
Күчтәнәч (Роберт Миңнуллин)
NEUROMOÑ