Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
Tatar Ai - Гармун моңнары (Рима Мухаметдинова)
Подписаться на новые песни
Tatar Ai
Tatar Ai Исполнитель - 95 песен
Рима Мухаметдинова
Рима Мухаметдинова Стихи - 27 песен

Tatar Ai - Гармун моңнары (Рима Мухаметдинова)

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 5:00
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 9.2 МБ
  • Добавлена: 12.11.2026
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

О песне

Гармонь для татар своя, родная: у башкир курай, а у татар гармонь, и бывает она разная - татарская, тальянка, саратовская с колокольчиками. В семье на ней играли зять, брат и вся родня, а у младшей сестрёнки ничего не выходило, кнопки не слушались. Брат пошутил, что для этого надо сжечь гармонь и съесть её золу, и она поверила: унесла его гармонь в баню и чуть не оставила брата без инструмента, хорошо, что он вовремя вошёл. Гармони тогда стоили дорого, братья заработали на неё, всё лето пася стадо, а с годами стало ясно, что играть дано не каждому. А умей она играть, заставила бы всех петь, плакать от радости и плясать до упаду, ведь с гармонью у татар и по улице гуляли, и парней на войну и в армию провожали.

Текст песни

Эээх! Бу гармун көйләре,
Безнең татарларга гына хас!
Башкортларда - курай моңы
Ә татарларда - гармун моңнары!

Гармуннарның була - "татар гармуны",
Була аның - "тальяны,
Була "Саратский" дигән, кыңгыраулы,
Була "Белорусские".

Эээх! Гармуным, гармуным!
Яңгырасын моңнарың!
Син уйнарсың, мин - җырлармын,
Матур татар җырларын!

Гармуннарны күкрәгенә тартып уйный,
Бик оста гармунчы гына.
Юкка гына җырларда да җырланмый ул,
"Сез уйнаган, без җырлаган калсын сагынып сөйләргә".

Гармуннарда уйный - җизнәм!
Гармун уйный иде - абыем!
Гармун уйный - туганнарым!
Гармун уйнарга тырышып карадым - мин!

Уйнап-уйнап, көйләп-көйләп,
Карыйм уйнарга - Гармун!
Берничек тә буйсынмый миңа,
Туры килми - баскан төймәм!

Эээх! Гармуным, гармуным!
Яңгырасын моңнарың!
Син уйнарсың, мин - җырлармын,
Матур татар җырларын!

"Гармунда уйнарга өйрәнү өчен,
Гармунны яндырып, көлен ашарга кирәк"
Дип әйтте миңа, абыем,
Минем балачак иде, алдым аның сүзен, чынга!

Беркөн абыемның гармунын
Алып кереп киттем мунчага.
Гармунны яндырып, аның көлен ашарга,
Көчле булган теләк гармунда уйнарга өйрәнергә!

Ярый әле абыем артымнан,
Килеп кергән мунчага.
"Гармун белән нишлисең?" дип сорый,
Миңа карап, аптырап.

"Гармунны яндырып, көлен ашарга,
Куштың бит үзең миңа.
Минем дә бит өйрәнәсем килә,
Матур итеп гармунда уйнарга".

"Әй, апаем!, мин бит шаярттым,
Аңламадыңмени шаяртканны, син?"
Абыемның сүзен чынга алып,
Калдыра язганмын аны гармунсыз, мин!

Эээх! Гармуным, гармуным!
Яңгырасын моңнарың!
Син уйнарсың, мин - җырлармын,
Матур татар җырларын!

Гармуннар ул чакларда
Тора иде магазиннарда бик кыйммәт!
Ике абыем шул гармунны алган иде,
Авылда, каникулда, көтү көтеп.

Ул гармунны уйнап-уйнап карадым да,
Еллар үткәч, аңладым.
Теләсә-кемнең кулыннан килми икән,
Уйнарга Гармуннарда!

Мин гармуннар уйный белсәм,
Барысын да җырлатыр идем!
Моңлы көйләр уйный-уйный,
Барысын "елатыр" идем!

"Елатыр" идем бары тик шатлыктан,
Күңелләрен бушатканчы,
"Хәлдән тайганчы" яшен, картын,
Чынлап биетер идем!

Эээх! Гармуным, гармуным!
Яңгырасын моңнарың!
Син уйнарсың, мин - җырлармын,
Матур татар җырларын!

Безнең татарларда - гармун,
Булган электән үк.
Гармуннар белән яшьләр бер урамнан узса,
Тыңлаганнар, олылар, тәрәзә аша.

Шул моңлы гармуннар белән,
Озатканнар егетләрне сугышларга,
Армия сафларына да озаталар,
Шул ук гармун моңы белән, хәзер дә.!

Эээх! Гармуным, гармуным!
Яңгырасын моңнарың!
Син уйнарсың, мин - җырлармын,
Матур татар җырларын!
Син уйнарсың, мин - җырлармын,
Матур татар җырларын!

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: Tatar Ai

Похожие песни