4:41
Tatar Ai - Фотоальбом (Рима Мухаметдинова)
Стихи: Рима Мухаметдинова
Создано нейросетью
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽О песне
Стоит взять в руки фотоальбом, и прошлое встаёт перед глазами, как сегодняшнее: детство, юность, ничего не забылось, нужен был только один снимок. Теперь альбомы редко открывают, они пылятся на стенке или в тумбочке, а в них хранится столько памяти: каждая фотография напоминает прожитые минуты. Вот малыши в валенках, пальто и пуховых платках, вот молодые и красивые родители, а на другом снимке они уже седые, вот природа, река, лыжи, гусиные посиделки, свадьба со сватами и молодая невеста с коромыслом, зять и братья с гармонью, сёстры в пляске. Четыре-пять альбомов, и каждая карточка - драгоценный миг жизни, который словно проживаешь заново. Поэтому берите свои альбомы в руки, чаще стирайте с них пыль и плавайте в воспоминаниях.
Текст песни
Фотоальбомымны кулга алдым әле,
Искә төште күптән үткәннәр.
Үткәннәр бит бүгенгедәй хәтердә,
Онытылмаганнар, икән бит, алар.
Балачак, үсмер чак һәм яшьлек,
Бөтенләй онытылмаган.
Ә аларны искә төшерү өчен,
Бер фотосүрәт карау кирәк булган.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Күп елларга хәтердә калган алар,
Минем күңелләремдә.
Хәзер бик сирәк ачабыз бит, без,
Фотоальбомыбызның битләрен.
Күбебезнең фотоальбомнары,
Ята тузанга "батып".
Кемнеңдер - "Стенка" башында,
Кемнекедер - тумбочкада.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Менә бер фотосүрәттә - безнең бәләкәй чак,
Пима, пәлтәләр киеп,
Мамык шәлләрне ябынып,
"Кып итеп" басып торабыз.
Бер фотосүрәт хәтерләтә - әти-әнинең,
Яшь һәм матур чакларын.
Ә икенче сүрәткә карасаң -
Аларның ап-ак чәчле чакларын.
Менә тагын альбомның бер битендә,
Без - табигать кочагында.
Алдагы битендә - без - су буенда,
Икенче битен ачсаң - инде чаңгы шуабыз.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Тагын кызыксынып ачам да ачам,
Альбомымның битләрен.
Инде без - "Каз өмәсендә".,
Каз канатларын саныйбыз шунда.
Алдагы биттә - йөрибез туйда,
Кода-кодагыйларны каршылап.
Көянтә-чиләкле яшь киленне,
Бастырабыз мендәргә.
Бер фотосүрәттә гармун тартып,
Утыралар җизни, абыйлар.
Апа-сеңелекәшләр матур итеп,
"Тыпырдатып" бииләр.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Фотоальбомнар дүрт-биш "штук",
Хәтирәләр анда бик күп.
Һәрбер фотосүрәт безнең гомеребезнең,
Ниндидер бер "асыл" мәле!
Фотоальбомымны кулга алгач,
Үтте күңелемнән шул вакытлар.
Ул вакыйгаларны яңадан үткәргән кебек булдым,
Искә төште барлык булганнар.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Фотоальбомнарыгызны кулга алып,
Тузаннарын ешрак сөртегез.
Фотосүрәтләрегезне карый-карый,
Хәтирәләр эчендә "йөзегез"!
Искә төште күптән үткәннәр.
Үткәннәр бит бүгенгедәй хәтердә,
Онытылмаганнар, икән бит, алар.
Балачак, үсмер чак һәм яшьлек,
Бөтенләй онытылмаган.
Ә аларны искә төшерү өчен,
Бер фотосүрәт карау кирәк булган.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Күп елларга хәтердә калган алар,
Минем күңелләремдә.
Хәзер бик сирәк ачабыз бит, без,
Фотоальбомыбызның битләрен.
Күбебезнең фотоальбомнары,
Ята тузанга "батып".
Кемнеңдер - "Стенка" башында,
Кемнекедер - тумбочкада.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Менә бер фотосүрәттә - безнең бәләкәй чак,
Пима, пәлтәләр киеп,
Мамык шәлләрне ябынып,
"Кып итеп" басып торабыз.
Бер фотосүрәт хәтерләтә - әти-әнинең,
Яшь һәм матур чакларын.
Ә икенче сүрәткә карасаң -
Аларның ап-ак чәчле чакларын.
Менә тагын альбомның бер битендә,
Без - табигать кочагында.
Алдагы битендә - без - су буенда,
Икенче битен ачсаң - инде чаңгы шуабыз.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Тагын кызыксынып ачам да ачам,
Альбомымның битләрен.
Инде без - "Каз өмәсендә".,
Каз канатларын саныйбыз шунда.
Алдагы биттә - йөрибез туйда,
Кода-кодагыйларны каршылап.
Көянтә-чиләкле яшь киленне,
Бастырабыз мендәргә.
Бер фотосүрәттә гармун тартып,
Утыралар җизни, абыйлар.
Апа-сеңелекәшләр матур итеп,
"Тыпырдатып" бииләр.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Фотоальбомнар дүрт-биш "штук",
Хәтирәләр анда бик күп.
Һәрбер фотосүрәт безнең гомеребезнең,
Ниндидер бер "асыл" мәле!
Фотоальбомымны кулга алгач,
Үтте күңелемнән шул вакытлар.
Ул вакыйгаларны яңадан үткәргән кебек булдым,
Искә төште барлык булганнар.
Безнең фотоальбомнарыбызда,
Күпме хәтирәләр саклана!
Һәрбер фотосүрәт гомеребезнең
Үткән минутларын хәтерләтә.
Фотоальбомнарыгызны кулга алып,
Тузаннарын ешрак сөртегез.
Фотосүрәтләрегезне карый-карый,
Хәтирәләр эчендә "йөзегез"!
Нашли ошибку в тексте? Предложите исправление
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Бөрлегәнем (Халык җыры)
Tatar Ai
2:43
Әнием догасы (Гөлнур Камал-Ибраһим)
Tatar Ai
4:34
Үпкәләмә әле (Гөлнур Камал-Ибраһим)
Tatar Ai
4:58
Гали, Гали (Халык җыры)
Tatar Ai
3:40
Сөткә төшкән тычкан (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
2:58
Кояш вә Яңгыр (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
1:33
Кышкы кич (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
1:45
2:32
Син булмасаң! (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
2:48
Похожие песни
Дим-дим (Татар халык җыры)
Нейросеть
2:26
Балачак
Линар Шаймухаметов
2:36
Милэшлэрем
Зуфар Билалов
4:25
Уз туганын ят булмый
Эльмира Сулейманова
4:01
Карлар карала икэн
Фарид Низамиев
3:20
Рельслар (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
5:15
Кызыма (Гөлнур Камал-Ибраһим)
Нейросеть
3:19
Улым (Гөлнур Камал-Ибраһим)
Tatar Ai
5:54
ҖӘЙ АХЫРЫ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
3:58
2:34
Бары бер кат... (Ленар Шәех)
Suno Ai
3:03
Хәтерлим мин
Айдар Ракипов
2:56