Друзья! Был сбой на сервере, почти всё восстановили. Сейчас возвращаем обложки, у части песен они могут временно не отображаться.
Tatar Ai - Әниемне күрдем төшемдә (Рима Мухаметдинова)
Подписаться на новые песни
Tatar Ai
Tatar Ai Исполнитель - 92 песни
Рима Мухаметдинова Стихи - 25 песен

Tatar Ai - Әниемне күрдем төшемдә (Рима Мухаметдинова)

Стихи: Рима Мухаметдинова

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 4:41
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 8.6 МБ
  • Добавлена: 09.11.2026
  • Прослушиваний: 46
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

О песне

Мама приснилась: вышла навстречу, сжала руки и спросила, живым ли вернулся сын, да ещё и упрекнула, что живёт рядом, а заставил себя ждать, когда старшие сёстры давно приехали издалека. Матерей, ушедших в вечность, не вернуть и не усадить напротив, поэтому по ним так тоскуют. Она каждую неделю выходила к воротам и, приложив руку ко лбу, смотрела в конец улицы, сидела на скамейке, которую сделал отец, а соседки уважительно звали её Ак әби. Восьмерым детям она навязала носков и варежек на целую поляну, в печи всегда были шесть хлебов, кипел самовар, стол ломился от угощений, баню топила каждую неделю, за чаем сидели друг напротив друга и говорили по душам, а домашние цветы растила как детей. Всё это осталось только в воспоминаниях, и вывод один: цените матерей, пока они живы.

Текст песни

Бүген төшемдә күрдем Әнине
Мин кайту белән чыкты каршыма.
Кулларны кысып, әйтте ул сүзен:
"Исән кайттыңмы, балам?"

"Якында гына яшәсәң дә,
Озак көттердең бит.
Әллә кайчан ераклардан,
Җиткән апаңнар кайтып".

Сагынабыз шул Әниләрне,
Мәңгелеккә киткәннәр алар.
Бакыйлыктан кайтарып каршыбызга,
Утыртып та булмый, яман!

Капка төпләренә чыгып,
Көтә иде безне һәр атна.
Урамның "теге" башыннан,
Алмаенча күзләрен, куеп маңгаена кулын.

Көндә капка төбенә чыгып,
Утыра иде әти ясаган скамейкага.
Күрше апалар аны хөрмәт итте,
"Ак әби" дип дәшәләр иде.

Сагынабыз шул Әниләрне,
Мәңгелеккә киткәннәр алар.
Бакыйлыктан кайтарып каршыбызга,
Утыртып та булмый, яман!

Сигез балага бәйләгән аның,
Оекбаш, биялиләрен күрсәң.
Һич ялган түгел, билләһи
Җитәрлек бер зур алан!

Мичтә пешкән алтышар Икмәк
Һәрчак булды өстәлдә.
Электросамовары аның кайнаган,
Өстәл тулы сый-хөрмәт!

Мунча яга атна саен,
Кайчагында - ике, өч.
Рәхәт яшәдек без
Исән чагында
Әниебез!

Сагынабыз шул Әниләрне,
Мәңгелеккә киткәннәр алар.
Бакыйлыктан кайтарып каршыбызга,
Утыртып та булмый, яман!

Капма-каршы утырып,
Тәмләп чәй эчүләр бергәләп.
Сөйләшеп, көлешеп,
Утыра идек, серләшеп.

Өйдәге гөлләрен карый иде,
Бала караган кебек,
Тәрбияли, сулар сибә,
Аларны "ашата" да, "эчертә" дә.

Эхх! Үткәннәр хәзер калды,
Бары сагынып сөйләргә.

Сагынабыз шул Әниләрне,
Мәңгелеккә киткәннәр алар.
Бакыйлыктан кайтарып каршыбызга,
Утыртып та булмый, яман!

Белегез әниләрнең кадерләрен,
Алар исән-имин чагында!
Белегез әниләрнең кадерләрен,
Алар исән-имин чагында!

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: Tatar Ai

Похожие песни