Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
NEUROMOÑ - Дәү әни (Рима Мухаметдинова)
Подписаться на новые песни
NEUROMOÑ
NEUROMOÑ Исполнитель - 81 песня
Рима Мухаметдинова
Рима Мухаметдинова Стихи - 31 песня

NEUROMOÑ - Дәү әни (Рима Мухаметдинова)

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 4:06
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 7.5 МБ
  • Добавлена: 15.11.2026
  • Прослушиваний: 1
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

О песне

Внуки и правнуки зовут бабушку по-татарски «дәү әни», только сами не очень понимают, что стоит за этим словом. Раньше бабушка была самым дорогим человеком в доме: ей хватало одного взгляда, и дети без напоминаний брались за любую работу. Нынешние ребята живут в телефоне, без новостей мир для них будто останавливается, а бабушек и дедушек уже зовут на модный заграничный лад. Но винить детей рано, ведь воспитание зависит от старших, которые сами балуют, захваливают и делают вид, что не замечают шалостей. Терпение, выдержка и поменьше баловства помогут вырастить воспитанных детей и остаться для них настоящими бабушками и дедушками.

Текст песни

Онык-оныкачаларыма мин
Булам хәзерге көндә - "Дәү әни"!
"Дәү әнинең" кем икәнен,
Аңлап бетермиләр, булса кирәк.

Без яшь чакта "Дәү әни" - ул,
Иң кадерле бер кеше!
Ә хәзерге заман балаларына
Бөтенләй - "Икенче кеше"?!

Без үскәндә бар эшне дә,
Үзебез белеп эшлибез.
Күзгә генә карап ала "Дәү әни",
Бар нәрсә аңлашыла!

Димәк эшне эшләргә кирәк,
Карап куйды, бит "Дәү әни"!
Үзе кушмаса да, белеп аны,
Без эшләп куябыз тиз аны.

"Дәү әниләр" - хәзер "Грэнмаве",
"Дәү әтиләр" - хәзер "Грэнфаве".
"Мава", "Фава" - булып йөрибез без,
Заман шундый шул "Бабэ"!

Хәзерге заман балалары,
Бездән күпкә аерыла.
Без үзебез өчен эшләдек,
Өйрәнергә калып, тырыштык!

Онык-оныкачалар хәзер күберәк утыра,
"Кәрәзле" телефонда,
Хәбәрләрнең, эшләрнең күрә ул,
Яхшысын, яманын шул телефонда гына.

Нишлисең бит - заман шундый,
Артта калып булмый аңардан.
Хәбәрләрне бер көн алмый торсаң,
Дөнья тукталган сыман.

"Дәү әниләр" - хәзер "Грэнмаве",
"Дәү әтиләр" - хәзер "Грэнфаве".
"Мава", "Фава" - булып йөрибез без,
Заман шундый шул "Бабэ"!

Балаларны, оныкларны гаепләргә,
Ашыкмыйк әле, дуслар.
Үзебездән тора бит ул,
"Тәрбия" дигән нәрсәләр!

Дөрес итеп тәрбияләсәк,
"Дәү әни", "Дәү әти" дә,
"Картинәй", "Картәтәй" дә,
Булырбыз, без, һичшиксез!

Сабырлык кына булсын - ярдәмчебез,
Түземлек булсын - дустыбыз.
Артык иркәләмичә үстерсәк,
Булырлар алар тәрбияле һәм тәртипле!

Үзебез "очындырабыз" аларны,
Янәсе, "минем генә балам акыллы"
Тәртип бозса - сүз әйтмибез,
Мактап та җибәрәбез, хәтта!

Каршыңа утыртып, яхшылап,
Аңлату урынына,
Күрмәмешкә салышабыз,
Ишетмәгән булабыз.

Балаларга, онык-оныкачаларга тәрбияне,
Бирә әти-әнисе,
Ә кемнәрнең бар "Дәү әнисе",
Ә, кемнеңдер "Картинәсе"!

"Дәү әниләр" - хәзер "Грэнмаве",
"Дәү әтиләр" - хәзер "Грэнфаве".
"Мава", "Фава" - булып йөрибез без,
Заман шундый шул "Бабэ"!

Кемнәр генә булсак та без,
Бирик аларга дөрес тәрбия!
Киләчәгебез бит безнең кала аларга,
Булыйк киләчәк буынга
Лаеклы тәрбиячеләр!

Заман шундый шул "Бабэ"!

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: NEUROMOÑ

Похожие песни