Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
Tatar Ai - Кайтып булса әгәр яшьлеккә (Рима Мухаметдинова)
Подписаться на новые песни
Tatar Ai
Tatar Ai Исполнитель - 107 песен
Рима Мухаметдинова
Рима Мухаметдинова Стихи - 48 песен

Tatar Ai - Кайтып булса әгәр яшьлеккә (Рима Мухаметдинова)

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 4:32
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 8.3 МБ
  • Добавлена: 25.11.2026
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

О песне

Девушка размышляет, что бы она сделала, если бы могла вернуться в молодость: прошла бы дороги по-другому, выбрала бы только прямые пути, сто раз подумав выбрала бы любимого и друзей, проверив характер. Но от судьбы не уйти, в молодость не вернуться. Она называет молодость "безумной", потому что многого в жизни ещё не понимала, но именно она дала ей жизненные испытания, и всё пережитое - это её молодость. Дороги молодости извилисты и ухабисты, но они незабываемы, и первого любимого, первые встречи, слёзы и смех помнят навсегда. Даже если не вернуться в молодость, душа остаётся молодой, и она благодарит свою молодость за то, что она была.

Текст песни

Яшь чакларга әгәр кайтып булса,
Нишләр идем икән, дуслар?!
Юлларын үтәр идем "башкача" дип,
Уйлап куям, кайчакта мин.

"Башкача" үтәр идем юлларны,
"Урауларын" читкә куеп.
"Турыларын" гына сайлар идем,
Үтәр идем әкренләп, җайлап.

Дус-ишләрнең дә "тугрыларын" гына,
Алыр идем мин сайлап.
Сөйгән яремне дә сайлар идем,
Йөз кат уйлап, чамалап!

Характерын, холык-фигылен,
Бөтен яктан тикшереп.
Сынап аны төрле як лап,
Сайлар идем иң-иң "асылын"!

"Тегеләй" дә итәр идем, "болай" да,
Дип уйлыймын әле мин,
Ә бит, "язмышлардан - узмыш юк", дуслар,
Кайтып булмый икән яшьлеккә кабат!

Яшьлек! Яшьлек! Юкка гына сине,
"Тиле яшьлек" димәгәннәр бит!
Күп нәрсәләрне тормышта,
Аңлап та җитмәгәнмен бит!

Ярый, әле шул "тиле яшьлек" булган,
Үтәр өчен тормыш сынавын!
Ни күрсәң дә - ул минем яшьлек,
Минеке генә булып калыр, мөгаен!?

Яшьлек! Синең юлларың урау, борма, сикәлтәле,
Сукмакларың да тар һәм кыска.
Шул кыска гына яшьлек еллары да,
Оныта алмаслык булып тора, гел истә!

Яшьлегенә кире кайта алган,
Бер кешене килә күрәсе!
Берничәк тә бу мөмкин түгел, дуслар,
Бу көннәргә безгә кайтасы!

Яшьлеккә кайта алган очракта да,
Башка яшьлек була шул ул!
Искә төшмәс беренче сөю,
Беренче тапкыр гашыйк булулар!

Беренче тапкыр сөйгән ярең белән,
Очрашуга синең барулар.
Бер кызарып, бер елмаеп, көлеп,
Ә кайчагында - шашып елаулар!

Менә шулай була инде,
Иң беренче - мәхәббәт!
Яшьлекнең иң истә калган чагы ул,
Үткән минутлар белән чуалган чор!

Яшьлек! Яшьлек! Юкка гына сине,
"Тиле яшьлек" димәгәннәр бит!
Күп нәрсәләрне тормышта,
Аңлап та җитмәгәнмен бит!

Борма-борма яшьлек сукмаклары,
Булмый аны үзгәртеп.
Кайта алмасам да яшьлегемә,
Күңелем минем һаман яшь!

Яшьлек! Яшьлек! Юкка гына сине,
"Тиле яшьлек" димәгәннәр бит!
Күп нәрсәләрне тормышта,
Аңлап та җитмәгәнмен бит!

Рәхмәт әйтәм яшьлегемә,
Аның миндә булганына.
Ә шулай да, барыбыр мин,
Кайтыр идем әле, яшьлегемә - тагын бер!

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: Tatar Ai

Похожие песни