4:32
Tatar Ai - Авылыма кайту (Рима Мухаметдинова)
Стихи: Рима Мухаметдинова
Создано нейросетью
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽О песне
Песня о возвращении в родную деревню: герой вспоминает улицы, речку с утками, детские игры и жалеет, что сейчас всё изменилось и затихло, но радуется, что молодёжь снова стала возвращаться в село и поднимать его жизнь.
Текст песни
Туган авылым тау астында,
Кайтып барам әле авылыма.
Таулы-ташлы, елга, чишмәсе,
Сагындыра никтер алар һәммәсе.
Урнашкан авылым чокырда,
Урамнары киң аның.
Башкорт урамында урнашкан
Туып үскән йортым минем.
Чирки урамы, Янгын очы,
Яшелчә урамы, Контора очы,
Арьяк дигәне дә бар аның
Һәм Центральный урамы.
Ярлары булса да биек,
Елгасында суы аз.
Ә шулай да йөзә иде
Шул елгада үрдәк-каз.
Көтү кайткач, сыерларны
Саклый идек ындыр артында.
Рәхәтләнеп чирәмдә уйный идек,
Тәкмәчләр ата-ата.
Була иде, әй, күңелле,
Урамнар тора иде шаулап,
Бала-чага тавышыннан,
Гөҗ килеп уйнавыбыздан.
Гөрләсен тормыш! Янсын учаклар!
Яшьлек дәрте дөрләсен!
Барысы да тора үзебездән,
Әйтү кирәк аның дөресен.
Хәзер менә кайтып киләм авылыма,
Карыйм, су, яр буйларына барырлык та түгел, ләбаса.
Ярларны баскан алабута.
Үрдәк-казлар да йөзмиләр,
Күренми уйнап йөргән бала-чагасы.
Тып-тын булып калган авыл,
Берән-сәрән килә машина, трактор тавышы.
Әйе, үзгәрә заманалар,
Тормыш тормый бер урында.
Алга яки артка барамы ул,
Белеп булмый, аптырата.
Элегерәк бар да укып беткәч,
Китә иде шәһәргә.
Җиңел тормыш анда, янәсе,
Яшисең рәхәтләнеп шәһәрдә.
Шунысы куаныч, хәзер киресенчә,
Яшьләр кайта башлаган авылга.
Ярый, кайтсыннар алар,
Гөрләп торсын иде безнең өч.
Кайткан яшьләр матур итеп
Күтәрсеннәр авыл тормышын.
Йортларында сүнмәсен утлары,
Гөрләшеп уйнасын бала-чагалары.
Гөрләсен тормыш! Янсын учаклар!
Яшьлек дәрте дөрләсен!
Барысы да тора үзебездән,
Әйтү кирәк аның дөресен.
Кайтып барам әле авылыма.
Таулы-ташлы, елга, чишмәсе,
Сагындыра никтер алар һәммәсе.
Урнашкан авылым чокырда,
Урамнары киң аның.
Башкорт урамында урнашкан
Туып үскән йортым минем.
Чирки урамы, Янгын очы,
Яшелчә урамы, Контора очы,
Арьяк дигәне дә бар аның
Һәм Центральный урамы.
Ярлары булса да биек,
Елгасында суы аз.
Ә шулай да йөзә иде
Шул елгада үрдәк-каз.
Көтү кайткач, сыерларны
Саклый идек ындыр артында.
Рәхәтләнеп чирәмдә уйный идек,
Тәкмәчләр ата-ата.
Була иде, әй, күңелле,
Урамнар тора иде шаулап,
Бала-чага тавышыннан,
Гөҗ килеп уйнавыбыздан.
Гөрләсен тормыш! Янсын учаклар!
Яшьлек дәрте дөрләсен!
Барысы да тора үзебездән,
Әйтү кирәк аның дөресен.
Хәзер менә кайтып киләм авылыма,
Карыйм, су, яр буйларына барырлык та түгел, ләбаса.
Ярларны баскан алабута.
Үрдәк-казлар да йөзмиләр,
Күренми уйнап йөргән бала-чагасы.
Тып-тын булып калган авыл,
Берән-сәрән килә машина, трактор тавышы.
Әйе, үзгәрә заманалар,
Тормыш тормый бер урында.
Алга яки артка барамы ул,
Белеп булмый, аптырата.
Элегерәк бар да укып беткәч,
Китә иде шәһәргә.
Җиңел тормыш анда, янәсе,
Яшисең рәхәтләнеп шәһәрдә.
Шунысы куаныч, хәзер киресенчә,
Яшьләр кайта башлаган авылга.
Ярый, кайтсыннар алар,
Гөрләп торсын иде безнең өч.
Кайткан яшьләр матур итеп
Күтәрсеннәр авыл тормышын.
Йортларында сүнмәсен утлары,
Гөрләшеп уйнасын бала-чагалары.
Гөрләсен тормыш! Янсын учаклар!
Яшьлек дәрте дөрләсен!
Барысы да тора үзебездән,
Әйтү кирәк аның дөресен.
Нашли ошибку в тексте? Предложите исправление
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Туган ягым (Ирина Шарафутдинова)
Tatar Ai
4:12
Үз җиремдә (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
3:55
2:29
Юллар (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
4:03
Минем кызым (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
3:39
Кояш вә Яңгыр (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
1:33
Кышкы кич (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
1:45
2:32
Син булмасаң! (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
2:48
Похожие песни
Бишмэтемдэ биш тоймэ
ILNAR
2:07
Туган авылым, Акхужа
Альфия Юсипова
3:36
Очып кайтам
Ильгам Шакиров
4:11
Карамалы гобэй (DJ Yarim Мэшап)
Ришат Тухватуллин
3:51
Урман буйлары
Зульфира Шайдуллина
3:26
Кайтам сина авылым
Ландыш Нигматжанова
3:47
Сагындым, туган авылым
Лилия Шакирова
3:38
Розалы авыл
Линар Шаймухаметов
3:15
Талларым
Ильназ Сафиуллин, Венера Ганиева
4:18
3:16
Ак кул
Хамдуна Тимергалиева
3:21
Кайтып килэм туган ягыма
Айгуль Габдуллина
3:54