Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
NEUROMOÑ - Бер көнем (Разил Вәлиев)
Стихи: Разил Вәлиев
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Герой идет в страну мечты по имени Счастье, прокладывая прямую дорогу, и по пути забывает законы жизни и даже злобу, так что уже не понимает, кто ему друг, а кто враг. Вечером он ложится спать седым стариком, а на рассвете просыпается ребенком, собирает в душу только добрые и красивые слова, каждое утро его глаза голубеют от неба, и он ходит к чистому роднику, чтобы руки не были грубыми при встрече с людьми. Он делает первый шаг, как младенец, весь мир ему улыбается, леса и поля верят каждому его слову, а люди не делятся на друзей и врагов, и в душе нет ни капли зла. Но вдруг небо закрывает туча, он кричит, что мечта его обманула, и гром звучит так, будто он сам бьет ложь по щеке. Он падает, встает, идет дальше, спотыкается и снова падает, а кто-то тянет его за руки, пытаясь сбить с пути. Песня о наивной вере в счастье, о разочаровании и об упрямстве идти вперед несмотря ни на что.
Текст песни
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Бара торгач, туры юл салып,
Онытылган тормыш кануннары,
Онытылган хәтта усаллык.
Кемнәр дошман, кемнәр дус соң миңа? -
Буталып ла беттем дөньяда...
Чал карт булып кич йокыга ятам,
Сабый булып таңда уянам.
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Карап барам, үзем юл салып...
Бар күңелем тулы кояш белән,
Тамчы да юк җанда усаллык.
Яхшыларын, матурларын гына
Җыеп куям җанга сүзләрнең.
Һәр иртәне зәңгәр күккә баккач,
Зәңгәрләнә тагын күзләрем.
Сәламләгән чакта кешеләрне
Булмасын дип каты кулларым,
Саф чишмәгә барам. Беләм чөнки
Дорфалыкны аның юарын.
Бусагадан, сабый бала кебек,
Атлап китәм тәүге адымны.
Бөтен дөнья миңа көлеп карый,
Бөтен дөнья шундый ягымлы.
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Карап барам, үзем юл салып...
Бар күңелем тулы кояш белән,
Тамчы да юк җанда усаллык.
Чал карт булып кич йокыга ятам,
Сабый булып таңда уянам.
Урман-кырлар тыңлый сүзләремне,
Һәр сүземә минем ышана.
Кешеләр дә көләч, шат күңелле -
Бүленмәгән дуска, дошманга.
Аяз күкне кинәт болыт баса...
Мин кычкырам: «Хыял, алдадың!»
Күкләр күкри... Әйтерсең лә ул мин
Яңагына сугам ялганның.
Егылам да торып алга атлыйм,
Абынам да тагын егылам.
Һәм кемнәрдер, кулларымнан тартып,
Яздырмакчы була юлымнан.
Егылам да торып алга атлыйм,
Абынам да тагын егылам.
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Карап барам, үзем юл салып...
Бар күңелем тулы кояш белән,
Тамчы да юк җанда усаллык.
Егылам да торып алга атлыйм,
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Бара торгач, туры юл салып,
Онытылган тормыш кануннары,
Онытылган хәтта усаллык.
Кемнәр дошман, кемнәр дус соң миңа? -
Буталып ла беттем дөньяда...
Чал карт булып кич йокыга ятам,
Сабый булып таңда уянам.
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Карап барам, үзем юл салып...
Бар күңелем тулы кояш белән,
Тамчы да юк җанда усаллык.
Яхшыларын, матурларын гына
Җыеп куям җанга сүзләрнең.
Һәр иртәне зәңгәр күккә баккач,
Зәңгәрләнә тагын күзләрем.
Сәламләгән чакта кешеләрне
Булмасын дип каты кулларым,
Саф чишмәгә барам. Беләм чөнки
Дорфалыкны аның юарын.
Бусагадан, сабый бала кебек,
Атлап китәм тәүге адымны.
Бөтен дөнья миңа көлеп карый,
Бөтен дөнья шундый ягымлы.
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Карап барам, үзем юл салып...
Бар күңелем тулы кояш белән,
Тамчы да юк җанда усаллык.
Чал карт булып кич йокыга ятам,
Сабый булып таңда уянам.
Урман-кырлар тыңлый сүзләремне,
Һәр сүземә минем ышана.
Кешеләр дә көләч, шат күңелле -
Бүленмәгән дуска, дошманга.
Аяз күкне кинәт болыт баса...
Мин кычкырам: «Хыял, алдадың!»
Күкләр күкри... Әйтерсең лә ул мин
Яңагына сугам ялганның.
Егылам да торып алга атлыйм,
Абынам да тагын егылам.
Һәм кемнәрдер, кулларымнан тартып,
Яздырмакчы була юлымнан.
Егылам да торып алга атлыйм,
Абынам да тагын егылам.
Бәхет атлы хыял дәүләтенә
Карап барам, үзем юл салып...
Бар күңелем тулы кояш белән,
Тамчы да юк җанда усаллык.
Егылам да торып алга атлыйм,
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: NEUROMOÑ
Даһигә (Габдулла Тукай)
NEUROMOÑ
Тормыш (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Олы булсам... (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Әни эштән кайтканчы (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Дулкын (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Кыз сурәте (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Тормыш асылы (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Рельслар (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Урман чишмәсе (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Похожие песни
Тулпарларым (Рәшит Ягъфәров)
NEUROMOÑ
Карт диңгезче җыры (Рәшит Ягъфәров)
NEUROMOÑ
Ялгыз нарат (Рәшит Ягъфәров)
NEUROMOÑ
Хәрби егет (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Җавап көтәм (Гузель Губаевна Идрисова)
Нейросеть
Көрәш (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Уйларым (Эльмира Муртазина)
Tatar Ai
Донья мине узгэртте
ILNAR
Метаморфозалар (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Бәхет капкалары
Нейросеть
Ышану (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai