Это обращение к гению, к тому, кто увидел мир как вечную ночь и отправился искать огонь идеала, чтобы осветить его. Он шел без устали, с настоящей стойкостью, не глядя по сторонам. И вдруг, за шаг до огня, он оглядывается назад, и автор не понимает почему. То, что блестит позади, не огонь, а золото: в нем нет священного света и нет тепла, оно холодное. Золото всегда обманом укорачивает святой путь и тянет мысли к себе, проверяя, не продашься ли ты. Не оглядывайся, мой гений, идеал по-прежнему впереди, и находят его только те, кто идет вперед, а если он находится, то это и есть Бог. Песня о верности идеалу и о соблазне, который поджидает у самой цели.
Текст песни
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син аны яктыртмага идеал утын.
Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,
Чын сөбатлә алга бардың, бакмый уңга-сулга син.
Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын;
Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса - Алла ул!
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса - Алла ул!
Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул - алтын ул;
Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык - салкын ул.
Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул,
Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул.