Серебряная свадьба (Комеш туй)

Кай арада гомер үткән,
Көмеш туегыз җиткән,
Балалар таралып беткән,
Оныклар туган күптән.
Көмеш булса да туегыз,
Көмеш түгел чәчегез.
Кәефегез күтәренке,
Нурлар чәчә йөзегез.

Гаиләңне югалтмый саклау—
Ботка ашау түгел ул,
Болын буйлап җырлый-җырлый
Чәчкә җыю түгел ул.

Ир— баш, хатын— муен булып,
Яши белергә кирәк.
Сезнең кебек тату булып
Яшәүчеләр бик сирәк.

Гаилә бөтен, ныклы булыр
Булалсак сездәй сабыр.
Аз да түгел, күп тә түгел,
Тоз ашасак пот ярым.

Җил-давылдан, кар-бозлардан
Саклап тормыш чәчәген.
Ялгызлык ачысын тоймый,
Яшьлек мәхәббәтең җуймый
Озак-озак яшәгез.

Буйдакмы син, пар канатмы
Тормышыңны җайлап кал.
Язмышлардан узмыш ясап,
Теләгәнең сайлап ал.

Булыр әле, көтик әле,
Чыгар берзаман фәрман:
«Хатынга чыдаса— орден,
Иргә түзгәнгә— медаль».

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 24