Алтын туй (золотая свадьба)

Әткәй-әнкәй! Ярты гасыр элек
Икәү бергә тормыш кордыгыз.
Ничә еллар буе безнең өчен
Сокланырлык үрнәк булдыгыз.
Акты сулар, исте йомшак җилләр,
Инде без иллегә җитәбез.
Пар канатлы итеп үстердегез,
Рәхмәт сезгә, рәхмәт, диябез.

Нинди тәмле ризык, нинди матур әйбер—
Чыгарасыз безгә өлешен.
Әллә ничек үтеп китә гомер,
Булмый шунда бик еш күрешеп.

И кайтасы килә кайчагында,
Төшләремә килеп керәсез.
Уянып китсәм— ирем, ике улым,
Өзелеп сагынганмын, күрәсең.

Әле ярый, безнең барыбызның
Тормышлары булды түгәрәк.
И Ходаем, бриллиант туйны да
Үткәрергә язсын бергәләп.

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 87