Именины (исем алгач)

Бүләкләрнең кечесе юк, диләр,
Була аның, бары, олысы.
Олы бүләк белән тәбриклибез
Кушып шуңа йөрәк җылысын.
Сиңа бирелгән шул олы бүләк
Олы бәхет кенә китерсен.
Хезмәттәшләреңнең сиңа булган
Олы ихтирамын җиткерсен.

Өч улыңа Ходай тәүфыйк бирсен,
Йөз аклыгы сиңа булсыннар.
Үз парларын табып, сезнең кебек,
Бердәм, тату гаилә корсыннар.

Тормыш сынаулары калды артта,
Авыр, урау юллар үттегез.
Тормыш чәчкәң— ак чәчәгең белән
Гел шатлыкта гомер итегез,
Үзең бүләк диеп, үзең бүләк диеп,
Чөкердәшеп кенә икегез.

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 39