День рождения в августе

Котлы булсын туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Игелеген күрү насыйп булсын
Сез үстергән һәрбер баланың.
Минем өчен һәрвакыт үрнәк,
Минем өчен һәрвакыт кирәк.
Гомер юлларымда тик син генә
Таянырдай ныклы тал-тирәк.
Гомер үтә. Инде күпме еллар
Син генә дип тибә ул йөрәк.

Рәхмәт әйтәм барлык туганга
Син минеке генә булганга.
Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә
Сине миңа бүләк иткәнгә.

Гел шатлыкта, гел муллыкта
Үтсен синең көннәрең.
Август ае алмасыдай
Балкып торсын йөзләрең.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 52