День рождения в июле

Июль— елның иң шәфкатьле
Иң бай һәм муллык ае.
Әнкәем июльдә туган,
Өстәлдә— балы, мае.
Утыз яшьтән ялгыз калып,
Син бит безне үстердең.
Мәхәббәтең тигез бүлеп,
Һәммәбезне үз күрдең.

Иртәдән кичкә кадәрле
Ферма юлын таптадың.
Бер тәгам ризыгың булса,
Бездән башка капмадың.

Әнкәебез янда булгач,
Ятимлекне тоймадык.
Пар канатлылар янында
Шөкер, ким-хур булмадык.

Кай арада гомер үткән:
Әнкәебез җитмештә.
Кемгә ничек: безнең өчен
Син әле утыз биштә.

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 32
День Рождения
Родившемуся в мае
День Рождения
День рождения в июне