50 лет (50 яшь)

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела?!
Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 1382