Көтә ил-ана (Рима Мухаметдинова)
Tatar Ai
Tatar Ai - Урзаем (Рима Мухаметдинова)
Стихи: Рима Мухаметдинова
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Певица признаётся в любви родной деревне Урзай, где родилась и выросла. Утром там улыбается в окно солнце, петухи с рассвета кричат кукареку, куры роются в камешках, а в открытое окно льётся запах черёмухи и сирени. Она вспоминает речку, где плавали гусята и купались дети, родник отца, свою улицу Башкорт, ягодные березняки и сабантуи на целебной горе. И благодарит родную деревню за всё, гордясь тем, что родилась именно здесь.
Текст песни
Эй, матур да инде бигрәк,
Туып үскән минем авылым.
Авылымның исеме аның -
Яратканым Урзаем.
Шунда тудым, шунда үстем,
Үтте шунда балачакларым.
Ике малай, алты кыз уйнап үстек,
Ихатадагы чирәмне тапап.
Иртән күзеңне ачуга,
Тәрәзәдән кояш елмая.
Шундый рәхәт күңелгә -
Йөгерәсе килә чыгып урамга.
Әтәчләр күптән уянганнар,
Кикерикүк, кикерикүк дип,
Таңнан оран салалар.
Тавыклары җимнәр эзләп,
Вак ташларны типкәлиләр.
Саф һава, кәеф яхшы,
Танауны ерып керә ачык тәрәзәдән.
Шомырт чәчкәләренең хуш исе,
Сиреньнәре, ә соң, сиреньнәренең дә бар исе.
Урзай, Урзай, су буйларың искә төшә.
Шакир әти чишмәсе чыкмый исләрдән.
Каз бәбкәләре йөзә елгада,
Су керәбез, бала чакта, үзебез дә.
Урзаем да урамнар күп,
Минем урам - Башкорт урамы.
Үземнең авылым урамы һәм йортымнан да
Якынырагы юктыр, мөгаен.
Эй, Урзаем, Урзаем,
Авылкаем, гүзәлем.
Эчкән сулар, ялан тәпи йөргән сукмаклар -
Һич истән чыкмаслар, Ходаем.
Һәрчак истә шифалы тау башында
Үскән кыргый суган тәмнәре,
Җиләк җыйган каенлыклар
Һәм дә шунда үткән сабантуйлар.
Рәхмәтлемен туган авылым Урзаема,
Горурланам шунда үземнең туганыма.
Рәхмәтлемен шулай ук эчкән суларыма.
Туып үскән минем авылым.
Авылымның исеме аның -
Яратканым Урзаем.
Шунда тудым, шунда үстем,
Үтте шунда балачакларым.
Ике малай, алты кыз уйнап үстек,
Ихатадагы чирәмне тапап.
Иртән күзеңне ачуга,
Тәрәзәдән кояш елмая.
Шундый рәхәт күңелгә -
Йөгерәсе килә чыгып урамга.
Әтәчләр күптән уянганнар,
Кикерикүк, кикерикүк дип,
Таңнан оран салалар.
Тавыклары җимнәр эзләп,
Вак ташларны типкәлиләр.
Саф һава, кәеф яхшы,
Танауны ерып керә ачык тәрәзәдән.
Шомырт чәчкәләренең хуш исе,
Сиреньнәре, ә соң, сиреньнәренең дә бар исе.
Урзай, Урзай, су буйларың искә төшә.
Шакир әти чишмәсе чыкмый исләрдән.
Каз бәбкәләре йөзә елгада,
Су керәбез, бала чакта, үзебез дә.
Урзаем да урамнар күп,
Минем урам - Башкорт урамы.
Үземнең авылым урамы һәм йортымнан да
Якынырагы юктыр, мөгаен.
Эй, Урзаем, Урзаем,
Авылкаем, гүзәлем.
Эчкән сулар, ялан тәпи йөргән сукмаклар -
Һич истән чыкмаслар, Ходаем.
Һәрчак истә шифалы тау башында
Үскән кыргый суган тәмнәре,
Җиләк җыйган каенлыклар
Һәм дә шунда үткән сабантуйлар.
Рәхмәтлемен туган авылым Урзаема,
Горурланам шунда үземнең туганыма.
Рәхмәтлемен шулай ук эчкән суларыма.
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
КАЗЛАР КИТӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ ЯҢГЫР (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ МОҢ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КҮЛӘГӘЛӘР ДӘ ТӨСЛЕ! (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
АЛМА КОЕЛГАН ТӨНДӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
ҖӘЙ АХЫРЫ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Тамашачы бугай... (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Похожие песни
Урман чишмәсе (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Тала тала
Гузель Уразова
Ике улым бар (Абдулла Алиш)
NEUROMOÑ
Дулкын (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
НОЯБРЬ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
Игенче (Кадыйр Сибгатуллин)
Tatar Ai
Урман (Гузель Губаевна Идрисова)
Нейросеть
Ак алъяпкычлы каеннар (Әхмәт Ерикәй)
Нейросеть
Яшик эле (Рима Мухаметдинова)
NEUROMOÑ
Ай, матур гөл генә
Фарит Бикбулатов