Друзья! Был сбой на сервере, почти всё восстановили. Сейчас возвращаем обложки, у части песен они могут временно не отображаться.
Нейросеть - Бүздәгем минем (Рима Мухаметдинова)
Подписаться на новые песни
Нейросеть
Нейросеть Исполнитель - 53 песни
Рима Мухаметдинова Стихи - 23 песни

Нейросеть - Бүздәгем минем (Рима Мухаметдинова)

Стихи: Рима Мухаметдинова

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 5:14
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 9.6 МБ
  • Добавлена: 08.11.2026
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

О песне

Буздяк - уголок родного Башкортостана, село в красивом месте, где живёт несколько тысяч человек. Вокруг зелень и родники, поля с подсолнухом, горохом, рожью и пшеницей, на центральной площади фонтан, памятники павшим в войне и Ленину, рядом Дворец культуры с яркими фонарями, стадионы, где проходят соревнования и Сабантуй, комсомольский парк с пихтовой аллеей, пруды и озёра с рыбой, обновлённая набережная, две школы, рынок и спортивные комплексы, своя районная газета. Здесь живут татары, русские, чуваши, марийцы, узбеки, казахи, башкиры, армяне, таджики и другие народы, проходят родословные встречи и фестивали, среди них знаменитый Бәлешфест. Народ здесь дружный, гостеприимный, весёлый и острый на язык, живёт своими традициями, и объединяют всех песня и моң. Пусть так и живётся дальше в мире, с песней и смехом, а дружба и единство остаются примером для всех: Буздяк красивый и уютный, неотделимая часть Башкортостана.

Текст песни

Туган Башкортостанымның бер почмагы -
Бүздәгем, син - Бүздәк!
Бик матур җирдә урнашкан авылым,
Бүздәгем, син - Бүздәк!

1930 елның 20 август көнендә
Төзелгәнсең син - Бүздәк.
Берничә мең кеше яши синдә,
Бүздәгем минем - Бүздәк!

Тирә-ягың күмелгән яшеллеккә,
"Тукмак" чишмәсе һәм башка чишмәләрең дә хәтсез генә!
Басу-кырларыңда үсә - көнбагыш, борчак, арыш, бодай,
Яшел үләннәрең дә үсә гөрләп!

Үзәк мәйданыңны фонтан бизи,
Һәм "Бөек Ватан сугышы" корбаннарына - һәйкәл.
Шул мәйданыңда горур басып тора,
В. И. Ленин һәйкәлең дә!

Туган Башкортостанымның бер почмагы -
Бүздәгем, син - Бүздәк!
Бик матур җирдә урнашкан авылым,
Бүздәгем, син - Бүздәк!

Үзәк мәйданыңны бизи, шулай ук,
Зур культура "Дворецы" да.
Кичләрен яна якты фонарьләре,
Ямь өстәп шул "йортыңа".

Стадионнарың да синең бар,
Спортны яратучыларга.
Ярышлар да үтә шунда,
Хәттә Сабантуйлары да!

Өч буын комсомолецларының истәлегенә
Багышлап ачылган бар, синең комсомол паркың.
2018 елда комсомол ветераннары ярдәмендә
Булдырылган анда - пихта аллеясе!

Елга-суларың, буа-күлләрең бар,
Күлләреңдә йөзә балыклар.
Кармак тотып, зур дәрт белән,
"Каптырган" бар шул балыкларны!

Туган Башкортостанымның бер почмагы -
Бүздәгем, син - Бүздәк!
Бик матур җирдә урнашкан авылым,
Бүздәгем, син - Бүздәк!

"Набережныйдагы" "Табанлыкуль" буасы
Танымаслык булып үзгәрде быел.
Ул заманча ял итү урынына,
Әйләнгән, фәкать, менә хәзер!

Ике зур мәктәбең бар,
Белем бирергә укучыларга.
"Үзәк базарың", сату һәм спорт комплекслары да,
Калкып кына тора, көн саен.

1931 елның 15 октябрь көненнән башлап чыккан,
Район газетасы "Бүздәк яңалыклары"
Яктырта барлык район яңалыкларыңны,
Шулай ук, Бүздәгем үзгәрешләрен.

Бүздәгемдә яши күп милләт халкы -
Татар, урыс, чуваш, марилар,
Үзбәк, казах, башкортлар,
Әрмән, таджик һәм башкалар.

Туган Башкортостанымның бер почмагы -
Бүздәгем, син - Бүздәк!
Бик матур җирдә урнашкан авылым,
Бүздәгем, син - Бүздәк!

Бүздәгемдә үтә шәҗәрә, фестивальләр,
Берсе аның - "Бәлешфест"!
Иң гүзәл бәйрәмгә әйләнгән ул,
Республикабызның күләмендә дә.

Бүздәгемдә халык бердәм,
Кунакчыл һәм ярдәмчел.
Шат күңелле, шаян, үткер,
Гүзәл халкым Бүздәгемдә минем.

"Яшим" дип яши халкым,
Узенең гөреф-гадәт, "традицияләре" белән.
Яши белә һәм алга бара, чөнки -
Аларны берләштерә һәрчак - җыр, моң!

Шулай җыр-моң, уен-көлке белән,
Тыныч тормышта яшик без!
Дуслык, бердәмлек, күркәмлек сыйфатлары,
Торсын барысына үрнәк булып!

Туган Башкортостанымның бер почмагы -
Бүздәгем, син - Бүздәк!
Бик матур җирдә урнашкан авылым,
Бүздәгем, син - Бүздәк!

Бүздәк - матур, Бүздәк - ямьле,
Ул бит минем Бүздәгем!
Син бит Башкортостанымның,
Аерылмас бер гүзәл почмагы!
Бүздәгем, син - Бүздәк!

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: Нейросеть

Похожие песни