Игенчеләр гаиләсе (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Подписаться на новые песни
Балакәйләр ИИ
Исполнитель - 31 песня
Кибер-Бабай
feat. - 9 песен
Роберт Миңнуллин
Стихи - 45 песен
Балакәйләр ИИ - Булатларга кунакка! (Роберт Миңнуллин)
feat. Кибер-Бабай
Стихи: Роберт Миңнуллин
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Два друга с Волги: Булат живёт в Астрахани, Алмаз в Казани. Из Астрахани приходит письмо: там давно весна, дыни, арбузы и виноград, так что приезжай в гости, по Волге можно плыть даже без вёсел, просто с песней. Алмаз каждый день собирается в дорогу и уверяет, что к весне точно вырастет, хватит уже быть малышом. Летом он наконец плывёт на теплоходе с подарками для друга, а с собой, конечно, прихватил и папу, и маму.
Текст песни
Кунак булып кил!
Булат яши Әстерханда,
Алмаз яши Казанда.
Булатка ай-яй әйбәттер,
Күптән инде яз анда...
Хатлар килә ерактан,
Алмазга ул, Булаттан:
«Сездә һаман кыш әле,
Җимешләр әздер анда.
Кавын, карбыз, йөземнең
Оясы - Әстерханда!
Бездә Идел киң, дигән,
Кунак булып кил! дигән.
Сиңа бик уңай, дигән.
Әгәр дә булса көймәң,
Булмый хәтта ишәсең:
Иделдән агып кына,
Җырлап кына төшәсең!»
Алмаз шушы хаттан соң
Көн саен хәзер әнә
Кунакка әзерләнә.
«Язны гына көтәм, ди,
Әстерханга китәм, ди,
Казанда яз җитүгә,
Иделдән боз китүгә,
Мин бит үсеп җитәм, ди,
Бәләкәй малай булып
Бик күп йөрдем, җитәр!» ди.
Кунак булып кил! Кунак булып кил!
Кавын, карбыз, йөземнең
Оясы - Әстерханда!
Язлар җитте, җәй булды,
Алмазга да җай булды!
Теплоходта бара ул:
Бүләкләре - Булатка!
Үзе белән әтисен дә,
Үзе белән әнисен дә
Иярткән ул кунакка!
Кунак булып кил! Кунак булып кил!
Кавын, карбыз, йөземнең
Оясы - Әстерханда!
Булат яши Әстерханда,
Алмаз яши Казанда.
Булатка ай-яй әйбәттер,
Күптән инде яз анда...
Хатлар килә ерактан,
Алмазга ул, Булаттан:
«Сездә һаман кыш әле,
Җимешләр әздер анда.
Кавын, карбыз, йөземнең
Оясы - Әстерханда!
Бездә Идел киң, дигән,
Кунак булып кил! дигән.
Сиңа бик уңай, дигән.
Әгәр дә булса көймәң,
Булмый хәтта ишәсең:
Иделдән агып кына,
Җырлап кына төшәсең!»
Алмаз шушы хаттан соң
Көн саен хәзер әнә
Кунакка әзерләнә.
«Язны гына көтәм, ди,
Әстерханга китәм, ди,
Казанда яз җитүгә,
Иделдән боз китүгә,
Мин бит үсеп җитәм, ди,
Бәләкәй малай булып
Бик күп йөрдем, җитәр!» ди.
Кунак булып кил! Кунак булып кил!
Кавын, карбыз, йөземнең
Оясы - Әстерханда!
Язлар җитте, җәй булды,
Алмазга да җай булды!
Теплоходта бара ул:
Бүләкләре - Булатка!
Үзе белән әтисен дә,
Үзе белән әнисен дә
Иярткән ул кунакка!
Кунак булып кил! Кунак булып кил!
Кавын, карбыз, йөземнең
Оясы - Әстерханда!
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Балакәйләр ИИ
Малайлар сөйләшә (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Бу ни эш бу? (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Менә шундый кеше ул! (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Йоклый өйдә бөтен нәрсә (Эльмира Хисматуллина Муртазина)
Балакәйләр ИИ
Олы булсам... (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Торуын торам ла ул! (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Икәүләп (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Йокла инде! (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Абыемның бүреге (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Похожие песни
Өйрәнә (Роберт Миңнуллин)
Suno Ai
Мин әнигә ышанам (Роберт Миңнуллин)
Tatar Ai
Өчпочмак!
Кибер-Бабай
Әби кунакка килгәч (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Онытканнардыр... (Роберт Миңнуллин)
NEUROMOÑ
Безнең гаилә (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Мин кунак яратам! (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Әйтмим (Роберт Миңнуллин)
NEUROMOÑ