День рождения в ноябре

Ни арба да, ни чана,
Ни яңгыры, ни кары—
Ноябрь ул. Шушы айда
Тугандыр сөйгән ярым,
Ул— минем Газинурым.
Күркәм йөзе, тәмле сүзе,
Мәхәббәте сүрелмәс.
Йөреше— салмак. Җилкәсендә
Бер кашык су түгелмәс.
Чаптарларың, һай, елгырлар,
Гел уҗым ягын карый.
Йөгәнеңне бераз гына,
Кысып тотсаң да ярый.
Күптәнме соң япь-яшь егет идең,
Үтте гомер: үстең, ныгыдың.
Бала җанлы ата гына түгел,
Бабай булдың: туды оныгың.
Туган көндә синең, Газинур,
Чәчеп торсын йөзең якты нур.
Чөкердәшеп яшә ярың белән,
Бәхетле бул, амин, шулай бул!

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 44
День Рождения
Папе на день рождения
День Рождения
1 год (1 яшь)