70 лет (70 яшь)

Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әнкәй исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әткәй, дөньяда.
Синең кебек беркем яраталмый,
Оныкларың: Айгөл, Гөлназны.
Синең кебек беркем бирә алмый
Иркәләүне, сөю һәм назны.

Авырлыклар килсә, елмаясың,
Нур чәчә күзләрең көлгәндә.
Беләсеңме, әткәй, син бит безнең—
Әлдермештән Әлмәндәр.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Шуңа сине бары да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып, туксанны да
Үткәрергә язсын бергәләп.
Амин!

Комментариев нет

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Просмотров: 1876