Рәсем (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Tatar Ai - Кабатлана язлар (Разил Вәлиев)
Перевод: Вернётся весна
Стихи: Разил Вәлиев
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Это песня о внутренней борьбе и попытке убедить себя в том, что чувства угасли. Лирический герой твердит себе, что любовь прошла, и пытается забыться. Он говорит, что ему не нужны нежные слова и обещания, называет мечты иллюзией, а красивые речи ложью. Однако осень приносит тоску, и он понимает, что недоволен своим решением убегать от чувств. Внезапная встреча с возлюбленной переворачивает всё: он признаёт, что сердце было право, и забирает свои слова обратно. В финале звучит мысль, что чувства не должны быть скованы, и если они настоящие, то готовы бороться, ведь весна каждый раз возвращается, и это неспроста.
Текст песни
Гел кабатлап йөрим йөрәгемә:
«Утың, - диеп, - сүнгән».
Тик шулай да үзем читләп йөрим,
Качып йөрим синнән.
Сынап карыйм инде ничәнче кат
Ихтыярым көчен.
Диңгезләргә барып егылдым мин,
Онытылыр өчен.
Кирәк түгел сөю сүзләре дә,
Кирәк түгел назың.
Гел кайтмаска диеп киткән инде,
Үткән инде язым.
Ә хыяллар - хыял гына алар,
Матур сүзләр - ялган.
Мин дөньяда беркемгә дә, ахры,
Бәхет бирә алмам.
Чәчәк төсен инде онытып барам...
Өстәлемдә - җикән.
Бу карсыз кыш минем кышым булыр -
Кара кышлар җиткән.
Тик йөрәгем разый түгел бер дә,
Миннән - иясеннән.
Нигә диеп читләп йөрим, имеш,
Качып йөрим синнән.
Нишләргә соң? Көзнең бар сагышы
Минем җанга иңде.
Күңелемә хәзер пакьлек кирәк -
Мин бит кышта инде.
...Көтмәгәндә үзең очрадың син -
Тиле йөрәк хаклы!
Сүзләремне кире алам инде -
Мин йөрәгем яклы!
Тышауланган хисләр - ирек сезгә!
Йөрәк азса азар...
Юккамыни һәр ел саен җирдә
Кабатлана язлар.
Кабатлана язлар.
Кабатлана язлар!
«Утың, - диеп, - сүнгән».
Тик шулай да үзем читләп йөрим,
Качып йөрим синнән.
Сынап карыйм инде ничәнче кат
Ихтыярым көчен.
Диңгезләргә барып егылдым мин,
Онытылыр өчен.
Кирәк түгел сөю сүзләре дә,
Кирәк түгел назың.
Гел кайтмаска диеп киткән инде,
Үткән инде язым.
Ә хыяллар - хыял гына алар,
Матур сүзләр - ялган.
Мин дөньяда беркемгә дә, ахры,
Бәхет бирә алмам.
Чәчәк төсен инде онытып барам...
Өстәлемдә - җикән.
Бу карсыз кыш минем кышым булыр -
Кара кышлар җиткән.
Тик йөрәгем разый түгел бер дә,
Миннән - иясеннән.
Нигә диеп читләп йөрим, имеш,
Качып йөрим синнән.
Нишләргә соң? Көзнең бар сагышы
Минем җанга иңде.
Күңелемә хәзер пакьлек кирәк -
Мин бит кышта инде.
...Көтмәгәндә үзең очрадың син -
Тиле йөрәк хаклы!
Сүзләремне кире алам инде -
Мин йөрәгем яклы!
Тышауланган хисләр - ирек сезгә!
Йөрәк азса азар...
Юккамыни һәр ел саен җирдә
Кабатлана язлар.
Кабатлана язлар.
Кабатлана язлар!
Поделиться
Другие песни: Tatar Ai
Мәхәббәт (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Алма (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Яңгыр иле (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Сандугач тынган чакта (Ренат Харис)
Tatar Ai
Мин әнигә ышанам (Роберт Миңнуллин)
Tatar Ai
Похожие песни
Голбакча
Марат Яруллин
Яшьлегемне сагындым
Рифат Зарипов
Сине куреп
Рифат Зарипов
Гомерлэр зая узмасын
Алия Тухватуллина
Бэхет тоне
Рустам Асадуллин
Жиде чишмэ
Гульназ Асаева
Татлы мэхэббэт
Иркә
Ян
Иркә
Мәхәббәт (Ленар Шәех)
Tatar Ai
Бодрэ таллар
Ильмира Нагимова
Язлар, язлар
Айгуль Миндиярова
Попурри
Айгуль Миндиярова