Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
SHATAI - Туган көн (Рима Мухаметдинова)
Подписаться на новые песни
SHATAI
SHATAI Исполнитель - 2 песни
Рима Мухаметдинова
Рима Мухаметдинова Стихи - 33 песни

SHATAI - Туган көн (Рима Мухаметдинова)

Создано нейросетью

Скачать MP3
  • Длительность: 5:15
  • Битрейт: 256 kbps
  • Размер: 9.6 МБ
  • Добавлена: 16.11.2026
  • Прослушиваний: 23
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

О песне

День начинается с крика петухов и шутливого «ну, поздравляю, что ли». Дальше идут пожелания от всего сердца: здоровья, солнечных дней, спокойных ночей, верных друзей и достатка в доме. Пусть счастья будет столько, сколько листьев на деревьях, и пусть сбывается каждое желание. Годы летят быстро, поэтому впереди должно быть ещё много таких праздников, весёлых и щедрых.

Текст песни

Таң әтәчләре кычкыра,
Таңнар ата, что ли?
Бүген синең туган көнең,
Ну, поздравляю, что ли?!

Котлап сине гомер бәйрәмең белән,
Телим матур теләкләр.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Яшә, син, гел рәхәттә генә!

Алда атачак таңнарың булсын - аяз,
Ә көннәрең - һәрчак кояшлы.
Кичләрең үтсен тынычлыкта,
Төннәрең - тәмле йокыларда!

Артып торсын ихтыяр көчең,
Сабырлыкларыңның төбе булсын - алтын.
Нурлар сибеп торсын йөзләрең,
Тик бәхетләрдә генә үтсен гомерең!

Гөрләп яшә, матур яшә,
Гел шатлыкта үтсен гомерең!
Гөрләп яшә, матур яшә,
Гел шатлыкта үтсен гомерең!

Агачларда күпме яфрак булса,
Шулкадәр телим сиңа бәхет.
Якыннарыңның җылылыгын тоеп,
Озын-озак гомерләр кичер!

Бүгенге матур туган көнеңдә,
Булсын әле сиңа бер теләк.
Күктә кояш балкып торсын,
Ә нурларын сипсен сиңа!

Юлдаш булсын сиңа ак бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Гөрләп яшә, матур яшә,
Гел шатлыкта үтсен гомерең!

Юлларыңа гөлләр сибәр идем,
Килсә, әгәр, минем куллардан.
Ике гомер бүләк итәр идем,
Кабат үтеп булса юллардан.

Тәннәреңә - сихәт, күңелеңә - рәхәт,
Гомереңә - бәхет, йортыңа - бәракәт,
Кесәңә - күп итеп акча,
Авыр чакларыңда ярдәм итәр өчен,
Телим миңа - тугры дуслар да!

Күпме булса җирдә матур сүз-теләкләр,
Мин телимен сиңа барысын да.
Юраганың гел "юш" килсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең!

Гөрләп яшә, матур яшә,
Гел шатлыкта үтсен гомерең!
Гөрләп яшә, матур яшә,
Гел шатлыкта үтсен гомерең!

Гел бәхет-шатлыкларга төренеп,
Көйле дөньяларыңда, җайлы тормышлар белән.
Тынычлыкта булсын җаннарың,
Күтәренке булсын һәрчак күңелең!

Гомерең озын булсын,
Кояш сипсен якты нурларын.
Бәхетләрнең, шатлыкларның бирсен,
Ходай сиңа иң-иң зурларын!

Кеше гомере бик тиз үтә,
Вакытларны булмый туктатып.
Тагын бик күп туган көннәр килеп торсын,
Ә, син, яшә "шәп" итеп!

Бүләкләрне бүген кабул ит син,
Алтын-көмешләрен дә!
Саф күңелдән бирелгән һәрбер бүләкне,
Һәттә - иң "очсызын" да.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәм,
Чәчәк бәйләмнәре - корый ул.
Йөрәгемнән чыккан яхшы теләкләр,
Сиңа барып җитсен җыр булып!

Гөрләп яшә, матур яшә,
Гел шатлыкта үтсен гомерең!
Гөрләп яшә, матур яшә,
Гел шатлыкта үтсен гомерең!

Сиңа барып җитсен җыр булып!

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: SHATAI

Похожие песни