Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
Земля укрыта белым снегом, словно одеялом, и главное пожелание - чтобы у каждого в жизни была своя пара, а дома звенели детские голоса. Пусть счастье сыплется, как белый снег, юные сердца горят любовью, в семье каждый день светит тёплое солнце, а беды обходят стороной. Хочется прожить всю жизнь вместе, как пара крыльев, и шумно отпраздновать золотую свадьбу. Трудности лучше преодолевать сообща, а в старость шагать, держась за руки.
Текст песни
Текст распознан нейросетью по записи, поэтому в нём возможны неточности.
Җир өстенә ак кар ята, юрган булып,
Тәрәзәгә ак бизәкләр уеп калдырып.
Һәркемнең дә бу тормышта пары булсын,
Өйләр бала тавышыннан гөрләп торсын!
Ак кар сыман яусын безгә - ак бәхетләр,
Мәхәббәттән янып торсын яшь йөрәкләр.
Гаиләбездә һәр көн җылы кояш булсын,
Кайгы-хәсрәт барчабызны урап үтсен...
Пар канатлар булып яшик гомер буе,
Гөрләп үтсен гаиләбезнең алтын туе.
Тормыш авырлыгын җиңик бергәләшеп,
Картлык дөньясына атлыйк җитәкләшеп.
Ак кар сыман яусын безгә - ак бәхетләр,
Мәхәббәттән янып торсын яшь йөрәкләр.
Гаиләбездә һәр көн җылы кояш булсын,
Кайгы-хәсрәт барчабызны урап үтсен...