Нейросеть - Пар ат (Габдулла Тукай)

Нейросеть - Пар ат (Габдулла Тукай)

Скачать MP3
  • Длительность: 3:28
  • Битрейт: 190 kbps
  • Размер: 4.7 МБ
  • Добавлена: 13.08.2026

О песне

Лирический герой мчится на парных лошадях в Казань. Ночная дорога навевает тоску: он чувствует себя чужим и одиноким в незнакомой степи, покинув родные места и близких. Его гложет тревога, а слёзы текут сами собой. Внезапно возница будит его и сообщает, что они уже в Казани. Услышав это, герой наполняется радостью: перед ним город, где, как он верит, сосредоточены мудрость, знания и свет. Здесь для него и рай, и вдохновение, здесь он чувствует себя на своём месте.

Текст песни

Җиктереп пар ат Казанга туп-туры киттем карап
Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап
Кич иде шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый
Искән әкрен җил белән яфрак агачлар калтырый
Һәр тараф тын уй миңа тик әллә ни җырлый укый
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы
Бер заман ачсам күзем бер төрле яп-ят кыр күрәм
Аһ бу нинди айрылу гомремдә бер тапкыр күрәм

Казан! Казан! Дәртле Казан!
Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Казан! Казан! Дәртле Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре почмаклары
Казан! Казан! Дәртле Казан!
Монда хикмәт мәгърифәт һәм монда гыйрфан монда нур

Сау бул инде хуш бәхил бул и минем торган җирем
Мин болай шулай итәм дип төрле уй корган җирем
Хуш гомер иткән шәһәр инде еракта калдыгыз
Аһ таныш йортлар тәмам күздән дә сез югалдыгыз
Эч поша яна йөрәк хәсрәт эчендә уйда мин
Ичмасам иптәш тә юк ич тик икәү без уй да мин
Аһ гөнаһым шомлыгы бу кучеры бик тын тагын
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын

Әллә нәрсәм юк кеби бер нәрсә юк бер нәрсә ким
Бар да бар тик юк туганнар мин ятим монда ятим
Монда бар да ят миңа бу Миңгали Бикмулла кем
Бикмөхәммәт Биктимер берсен дә белмим әллә кем
Сездән айрылып туганнар җайсыз уңгайсыз тору
Бу тору әйтергә мөмкиндер кояш-айсыз тору
Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым
Чишмә төсле ихтыярсыз акты китте яшьләрем

Бер тавыш килде колакка яңгырады бер заман
Тор шәкерт Җиттек Казанга алдыбызда бит Казан
Бу тавыш бик ачты күңлем шатлыгымнан җан яна
Әйдә чап кучер Казанга Атларың ку на на-на

Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан
И Казан дәртле Казан моңлы Казан нурлы Казан
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары оҗмахлары
Монда минем нечкә билем җәннәтем һәм монда хур
Казан... Мәңге Казан...

Поделиться

Другие песни: Нейросеть

Похожие песни