Авыр уйлар чорнаганда кунеленне
Масхут Мустафин
Масхут Мустафин - Эй, энием
О песне
Тёплое признание в любви маме, самому красивому и единственному человеку на свете. Певец восхищается её терпением, добротой и силой: мама уберегает детей от ошибок, ведёт их верным путём и, не сдаваясь перед трудностями, любит их больше, чем себя. Песня напоминает, что каждый человек на земле появился на свет благодаря матери, и потому все матери достойны глубокого уважения. В конце звучит пожелание, чтобы мама всегда оставалась в самой глубине сердца и ещё долго светила детям, указывая дорогу.
Текст песни
Әй, әнием, син генә,
Син бит минем бер генә.
Дөньяда син иң матуры,
Чәчәк кенә, гөл генә.
Никадәрле синдә түземлек,
Никадәрле синдә игелек.
Сиңа карап без ныгыйбыз,
Күтәреләбез, сиңа үрелеп.
Никадәрле көч үзеңдә,
Никадәрле синдә сабырлык.
Ялгышлардан саклап безне,
Дөрес юлдан алып барырлык.
Сүзләреңдә синең тирән мәгънә,
Эчкерсезлек синең күңелдә.
Иртәнге таң кояшыдай
Нур балкысын синең йөзеңдә.
Әни, бәгърем, син бит безне
Үзеңнән дә артык яраттың.
Авырлыкларга бирешмичә,
Җир йөзенә бәхет тараттың.
Һәрбер ана авыр мизгелләрдә
Куаныч алган туган баладан.
Бер кеше дә күктән килмәгән,
Ә ул туган газиз анадан.
Шуңа күрә җир йөзендә
Ихтирамга лаек аналар.
Бу дөньяда барлык кеше -
Шул анадан туган балалар.
Һәрвакытта, әни, барыбызның
Кунак бул син күңел түрендә.
Безгә һаман шулай юл күрсәтеп,
Балкып тор син гомер күгендә.
Син бит минем бер генә.
Дөньяда син иң матуры,
Чәчәк кенә, гөл генә.
Никадәрле синдә түземлек,
Никадәрле синдә игелек.
Сиңа карап без ныгыйбыз,
Күтәреләбез, сиңа үрелеп.
Никадәрле көч үзеңдә,
Никадәрле синдә сабырлык.
Ялгышлардан саклап безне,
Дөрес юлдан алып барырлык.
Сүзләреңдә синең тирән мәгънә,
Эчкерсезлек синең күңелдә.
Иртәнге таң кояшыдай
Нур балкысын синең йөзеңдә.
Әни, бәгърем, син бит безне
Үзеңнән дә артык яраттың.
Авырлыкларга бирешмичә,
Җир йөзенә бәхет тараттың.
Һәрбер ана авыр мизгелләрдә
Куаныч алган туган баладан.
Бер кеше дә күктән килмәгән,
Ә ул туган газиз анадан.
Шуңа күрә җир йөзендә
Ихтирамга лаек аналар.
Бу дөньяда барлык кеше -
Шул анадан туган балалар.
Һәрвакытта, әни, барыбызның
Кунак бул син күңел түрендә.
Безгә һаман шулай юл күрсәтеп,
Балкып тор син гомер күгендә.
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Масхут Мустафин
Похожие песни
Тыуған көн
Ябай Малай
Узмаган гомерлэр
Ильшат Сафин
Картайма эле, энкэй
Вадим Захаров
Туган кон
Гульнара Тимержанова
Уфтанма, дускаем
Фларит Сайфутдинов
Ак чэчэклэр
Казан Егетлэре
Жэй кызы
Амина Муртазина
Этиемнен туган коне
Алина Давыдова
Кайтам, энкэй, яннарына
Ришат Фазлиахметов
Яшик эле (Рима Мухаметдинова)
NEUROMOÑ
Балам
Алсу Абульханова