Желание увидеть любимого так сильно, что хочется закрыть глаза и вспомнить всё. Но прийти к нему нельзя, и письма не доходят. От встречи остался только вкус его губ. Любовь вспыхнула на миг и не угасает в сердце.
Текст песни
Бик күрәсем килгән чакларымда
Искә алам йомып күзләрне
Бер күрешеп сөйләшергә иде
Ачып салып барлык серләрне
Яннарыңа синең бара алмыйм
Хатларны да юллап булмый шул
Истәлеккә бары иренемдә
Иреннәрең тәме калган шул
Яннарыңа синең бара алмыйм
Хатларны да юллап булмый шул
Истәлеккә бары иренемдә
Иреннәрең тәме калган шул
Тик бер генә мизгел очкынланып
Дөрләп алды безнең сөюләр
Ничек сүндерергә йөрәгемне
Биләп алган яну көюләр
Яннарыңа синең бара алмыйм
Хатларны да юллап булмый шул
Истәлеккә бары иренемдә
Иреннәрең тәме калган шул
Яннарыңа синең бара алмыйм
Хатларны да юллап булмый шул
Истәлеккә бары иренемдә
Иреннәрең тәме калган шул