Дороги заметает снегом, но впереди ждут друзья, которые встретят у огня даже в метель. В трудную минуту есть у кого найти приют, с кем разделить горе и кому подарить свои песни. Годы летят, жизнь бывает несправедливой, а близкие люди раздвигают тесный мир и возвращают надежду. Пока рядом верные друзья, никакая непогода не страшна.
Текст песни
Текст распознан нейросетью по записи, поэтому в нём возможны неточности.
Минем йөргән юлларымны күмеп яуган кар әле,
Кар өстендә учак ягып көтәр дуслар бар әле.
Авыр чакта сыенырга җан дусларым бар әле!
Әле дә дуслар, әле дә дуслар, әле дә дуслар бар әле!
Әле дә дуслар, әле дә дуслар, әле дә дуслар бар әле!
Очып йөргән бөркетләрдәй күкрәк киерер әле,
Моңсызларга таратырга җыр-моңнарым бар әле.
Хәсрәтеңне бүлешергә җан дусларым бар әле!
Әле дә дуслар, әле дә дуслар, әле дә дуслар бар әле!
Әле дә дуслар, әле дә дуслар, әле дә дуслар бар әле!
Гомер үтә, еллар үтә, сатлык дөньям, тор әле,
Тар дөньямны киңәйтердәй якын дуслар бар әле.
Өмет кошын сайратырга якын дуслар бар әле!
Әле дә дуслар, әле дә дуслар, әле дә дуслар бар әле!
Әле дә дуслар, әле дә дуслар, әле дә дуслар бар әле!
Әле дә дуслар, әле дә дуслар, сез, дусларым, бар әле!