Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
Воспоминания о вчерашнем растаяли на рассвете, а и печали, и радости остались позади. Нет тоски по ушедшим берегам, ведь судьба приготовила главный подарок впереди. Лучший день ещё впереди, и огонь мечты светит маяком на горизонте. Мир круглый: если солнце садится с одной стороны, то рассвет непременно наступит с другой. Пусть неизвестно, куда ведут дороги, но любовь к жизни так сильна, что счастье никак не пройдёт мимо.
Текст песни
Кичәгеләр хәтирәсе эреде таңда
Моң-зары да, шатлыгы да - барысы артта
Юксынмыйм киткән ярларны, үткән көннәрем
Язмыш алда әзерләгән иң зур бүләген!
Иң яхшы көн әле алда
Әле алда барысы да!
Хыял уты юл яктырта
Маяк булып офыкларда!
Ничек кенә әйләндермә - тугәрәк дөнья
Югалтсаң да, сиңа дигән кирегә кайта
Бер якта батса да кояш, hичшиксез ышан
Безнең таңнар сызылып атар икенче яктан!
Иң яхшы көн әле алда
Әле алда барысы да!
Хыял уты юл яктырта
Маяк булып офыкларда!
Белмәсәк тә алда юллар кайда илтәсен
Яңа борылыш артында ниләр көтәсен
Тик яшәүгә мәхәббәтем шул кадәр көчле
Бәхет урап уза алмас барыбер безне
Иң яхшы көн әле алда
Әле алда, әле алда!
Бар хыяллар чынга аша
Ышанганда, ышанганда
Иң яхшы көн әле алда
Әле алда, әле алда!
Бар хыяллар чынга аша
Ышанганда, ышанганда
Иң яхшы көн әле алда