Новое на сайте: дарите подарки любимым исполнителям на их странице, а плейлист, лайки и подписки теперь можно перенести на другой телефон в разделе «Моя музыка».
Азат Зиганшин - Кеше белән кеше аралаша
Подписаться на новые песни
Азат Зиганшин
Азат Зиганшин Исполнитель - 3 песни

Азат Зиганшин - Кеше белән кеше аралаша

Скачать MP3
  • Длительность: 5:10
  • Битрейт: 321 kbps
  • Размер: 11.8 МБ
  • Добавлена: 17.10.2026
  • Прослушиваний: 131
Создай свою песнюНейросеть напишет музыку и споёт на твои слова 25 ₽

Входит в плейлисты: Новинки татарских песен, Татарские песни без остановки, Песни татарских певцов

О песне

Человек живёт среди людей, и без того, на кого можно опереться, жизнь становится тяжёлой, поэтому друзья должны быть настоящими друзьями, а родные родными. Это целое наставление о жизни: выбирать спутника не по внешности, а по уму, тянуться к добру и обходить зло стороной, держать дверь открытой для гостей и не бояться работы. Не стоит горевать о прошлом, лучше радоваться каждому мгновению, первому снегу, рассвету и улыбке младенца в колыбели, помогать нуждающимся и не завидовать чужому. Важно помнить ушедших, ценить живых и стремиться ввысь, а если вдруг придёт богатство, не терять голову, ведь всё это лишь временно.

Текст песни

Текст распознан нейросетью по записи, поэтому в нём возможны неточности.

Кеше белән кеше аралаша,
Кеше белән кеше дуслаша.
Гомер итү авыр була -
Таянырдай кешең булмаса!
Дуслар булсын - дусларча,
Туганнар булсын - туганча...
Барыр юлың туры булып,
Бар син йөрәк кушканча!

Уйлар булсын җитәрлек,
Бурычларны үтәрлек...
Юлларыңны дөрес сайлап,
Ахырына җитәрлек!

Ярны сайлама төсенә,
Сынап кара акылын,
Тормыш юлын алдан кара
Күрер өчен ахырын...

Яхшылыкка тартылып бар,
Явызлыкны әйләнеп үт ерактан...
Өеңнең ишеге ачык булсын,
Йөз чөерә күрмә кунактан...

Эшләгән эшкә шатлан,
Кайгырма, булдыралмасаң,
Тырышсаң, булдырырсың,
«Булмый» дип утырмасаң!

Матур булсын уйларың,
Чиста булсын кулларың,
Һәрвакытта яшел булыр бара торган юлларың!
Кимсетмә, ләкин кимсетелмә,
Яшь чагыңда һәм гомереңдә онытмаслык көннәр булсын төрле-төрле...

Эштән бер дә куркма,
Тотканда эшкә кулларың,
Ихтирамлы булырсың син, матур булса уйларың,
Күңелеңне биреп кара, күргән вакытта күзләрең,
Тайпылмыйча, дөреслекне сатма, матур калсын эзләрең,
Тыңла син киңәшләрне,
Колак сал күңелеңә,
Аннан соң эшлә эшләреңне, чамалап дөресенә.

Шатлан син булганнарга, кайгырма узганнарга,
Шатлан яңасына, кайгырма тузганына,
Сүндермә утларыңны, киптермә суларыңны,
Кайтырдай итсен Алла бара торган юлларыңны,
Кайгырма син көзнең салкынына,
Шатлан кар явуына,
Шатлан гомер барышына,
Кайгырма узуына,
Шатлан мизгелләренә,
Тугачак көннәренә,
Кайгырма син үткәнгә,
Шатлан син киләчәккә.

Кулыңны биреп исәнләш
Якында булганнарга,
Баш иеп сәлам бир
Ерактан узганнарга,
Мен син биек тауларга,
Йөреп кал урманнарда,
Һәрвакытта ярдәмчел бул
Мохтаҗ булганнарга,
«Заман авыр» дип
Күңелеңне төшермә,
Кешенекенә кызыгып,
Нәфесеңне үстермә,
Туры килсә каршылыклар,
«Авыр» дип борылма,
Йөкләнсә дә бурычлар,
«Булдыралмам» дип борчылма.

Килеп йөр урманнарга,
Тыңла кошлар тавышын,
Тыңла чишмә агышын,
Басар йөрәк сагышын,
Шатлан таңдагы шәфәкъләрнең матурлап тууына,
Шатлан бишектәге яшь баланың елмаеп ятуына,
Озатып кал киткәннәрне,
Каршы ал килгәннәрне,
Искә ал үлгәннәрне,
Олыла исәннәрне...

Калма син түбәнлектә,
Омтыл син биеклеккә,
Яшә әле гомереңне,
«Ярар» дими ничек тә,
Яхшылыкны матур күр син,
Явызлыкка җавап бир кирәгенчә,
Гомереңне матур яшә,
Калмасын үкенечтә,
Кинәт кенә күтәрелсәң,
Артып китсә малларың,
Алар бары вакытлыча,
Әйләнмәсен башларың!

Поделиться

Комментарии

Пока никто не написал. Будьте первым.

0 / 1000

Другие песни: Азат Зиганшин

Похожие песни