Текст песни
Кузгалабыз тагын юлга,
Сагынып авылыбыз,
Яшәп кире безне кабат
Балачак авазыбыз.
Туган якка кайтабыз,
Кайтабыз да китәбез.
Авыл, шәһәр арасында
Йөреп гомер итәбез.
Туган якка кайтабыз,
Кайтабыз да китәбез.
Авыл, шәһәр арасында
Йөреп гомер итәбез,
Йөреп гомер итәбез.
Балачакның җитез атын
Җигәрләп җилләр итеп,
Юлларга тузан төшерми
Йөрибез кайтып-китеп.
Туган якка кайтабыз,
Кайтабыз да китәбез.
Авыл, шәһәр арасында
Йөреп гомер итәбез,
Йөреп гомер итәбез.
Кузгалабыз тагын юлга,
Уза да авылыбыз,
Җәй ялышып кабат сиңа
Узакламый кайтырбыз.
Туган якка кайтабыз,
Кайтабыз да китәбез.
Авыл, шәһәр арасында
Йөреп гомер итәбез.
Туган якка кайтабыз,
Кайтабыз да китәбез.
Авыл, шәһәр арасында
Йөреп гомер итәбез,
Йөреп гомер итәбез.
Туган якка кайтабыз!
Показать весь текст ▾
Скопировать текст
Нашли ошибку в тексте? Предложите исправление