Сине көтәм!
Килче иркәм, яннарыма, Синсез миңа яман-су. Без елганың ике яры, Ә мәхаббәт агым-су. Карама иркәм карама, Карамачы ятларга! Чын мәхаббәт ике килми Кирәк аны сакларга. Сайрама былбыл,сайрама, Кунып зифа камышка. Күңелләрем тулган вакыт, Салма мине сагышка. Карама иркәм карама, Карамачы ятларга! Чын мәхаббәт ике килми Кирәк аны сакларга. Тарала чәчең тарала, Толым-толым урала. Чын ярату айлар түгел, Гомер буе сынала! Карама иркәм карама, Карамачы ятларга! Чын мәхаббәт ике килми Кирәк аны сакларга. |
| Категория: Тексты татарских песен | Добавил: rinich (30.07.2010)
|
| Просмотров: 2290
| Рейтинг: 4.0/2 |
| Всего комментариев: 1 | |
0 1
Amsure (27.03.2012 02:27)
Kudos! What a neat way of thnkiing about it.
|
|
|
|
|
Меню сайта
Исполнители
| Тексты татарских песен [7] В этом разделе размещаются тексты татарских песен. Если вы любите петь песни на татарском языке, то этот раздел для вас! |
Наш опрос
|