Айдар Галимов - син минем жанымным яртысы - Тексты татарских песен - Тексты песен - Татарские песни, татарская музыка, татарское видео

Татарские песни

Главная » Статьи » Тексты татарских песен

Айдар Галимов - син минем жанымным яртысы
Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
Категория: Тексты татарских песен | Добавил: Reds (22.05.2010)
Просмотров: 2283 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:

Меню сайта

Исполнители

Тексты татарских песен [7]
В этом разделе размещаются тексты татарских песен. Если вы любите петь песни на татарском языке, то этот раздел для вас!

Наш опрос

Что делаете на нашем сайте?
Всего ответов: 4539

Статистика

Форма входа

E-mail:
Пароль:

Поиск