Ваксынмыйм (Габдулла Тукай)
Tatar Ai
Tatar Ai - Ике сүз (Кадыйр Сибгатуллин)
Стихи: Кадыйр Сибгатуллин
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Он просит мир не винить его, потому что он вырос в столкновениях и закалился через страдания и счастье. Он жалеет замёрзших котят и щенков, согревая их. Он просит не делать его плачущим на всю жизнь. А если кто-то плачет, не заставляй его смеяться. В конце он говорит, что из тысячи радостей и тысячи печалей рождается доброта, как зерно.
Текст песни
Шатлык сүзен кат-кат әйтәм бугай,
хәсрәт сүзен телгә еш алам.
Гаепләмә, дөнья,
урталыкта
бәрелә-сугыла үсте бу балаң.
Шуңа күрә җаным мескен түгел,
икесен дә татып чыныккан.
Туңган мәче,
эт баласы күрсәм,
изүемә алып җылытам.
Елар чаклар, бәлки, булыр әле,
елак итә күрмә гомергә.
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Гаепләмә күңел нечкәлектә,
синнән җыйган, дөнья, барысын.
Мирас итеп бирдең Җиребезнең
шатлыклары белән сагышын.
Җир бәхеткә чумса,
бу сүзләрем
чүп-чар булып бетсен сибелеп.
Мең шатлыктан,
мең хәсрәттән туа
тары бөртегедәй игелек!
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Кайгылары бәгырьләргә сеңгән,
шатлык сүзен телгә еш алам.
Хәсрәтләре аз булса да җитә,
шатлыкларга мохтаҗ бу балаң!
шатлыкларга мохтаҗ бу балаң!
хәсрәт сүзен телгә еш алам.
Гаепләмә, дөнья,
урталыкта
бәрелә-сугыла үсте бу балаң.
Шуңа күрә җаным мескен түгел,
икесен дә татып чыныккан.
Туңган мәче,
эт баласы күрсәм,
изүемә алып җылытам.
Елар чаклар, бәлки, булыр әле,
елак итә күрмә гомергә.
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Гаепләмә күңел нечкәлектә,
синнән җыйган, дөнья, барысын.
Мирас итеп бирдең Җиребезнең
шатлыклары белән сагышын.
Җир бәхеткә чумса,
бу сүзләрем
чүп-чар булып бетсен сибелеп.
Мең шатлыктан,
мең хәсрәттән туа
тары бөртегедәй игелек!
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Көлеп кенә йөрүләре рәхәт,
кеше елаганда көлдермә!
Кайгылары бәгырьләргә сеңгән,
шатлык сүзен телгә еш алам.
Хәсрәтләре аз булса да җитә,
шатлыкларга мохтаҗ бу балаң!
шатлыкларга мохтаҗ бу балаң!
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Tatar Ai
КАЗЛАР КИТӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ ЯҢГЫР (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КӨЗГЕ МОҢ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
КҮЛӘГӘЛӘР ДӘ ТӨСЛЕ! (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
АЛМА КОЕЛГАН ТӨНДӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
ҖӘЙ АХЫРЫ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Тамашачы бугай... (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Вәгъдә (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Рәсем (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Похожие песни
КАРА КАРГА (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
Өйрәнә (Роберт Миңнуллин)
Suno Ai
Сусау (Ленар Шәех)
Suno Ai
Мәхәббәт бар (Гузель Губаевна Идрисова)
Нейросеть
Олы булсам... (Роберт Миңнуллин)
Балакәйләр ИИ
Дулкын (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
Чыкма судан
АИГЕЛ
Урман чишмәсе (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
АВЫЛДА ЧАКТА (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
НОЯБРЬ (Георгий Ибушев)
NEUROMOÑ
Мин әнигә ышанам (Роберт Миңнуллин)
Tatar Ai
Торам менә елмаеп (Роберт Миңнуллин)
Tatar Ai