СУКМАК (Георгий Ибушев)
Нейросеть
Нейросеть - Кеше бәхетенә сөенеп (Разил Вәлиев)
Стихи: Разил Вәлиев
Создано нейросетью
Сгенерировать песню в этом же стиле 25 рублейО песне
Это песня о человеке, который хочет быть счастливым, но постоянно сталкивается с тем, что мир устроен не так, как ему хочется. Он хочет ясной погоды - но поля ждут дождя. Он страдает от жары - но знает, что в это время счастливы паруса кораблей. Он боится темноты и просит день не уходить - но понимает, что влюблённым нужна ночь. Он злится на луну, звёзды, солнце - на всё, что существует по своим законам, а не по его желанию.
Текст песни
Кабул булмый нигә бар теләгем? -
Бу дөньяда мин дә кеше бит.
Янып яшим, дөнья суык чакта,
Дөнья җылы чакта - күшегеп.
Юлга чыксам, юрый-юрый барам,
Аяз торсын, диеп, гел көннәр.
Тик уемнан кире кайтаралар
Яңгыр көткән хәлсез игеннәр.
Кайнар җилләр исә, ә мин түзәм,
Басса да тир бөтен җилкәмне...
Беләм, чөнки диңгезләрдә шулчак
Бәхетледер кораб җилкәне.
Якты көннең тартам чабуыннан:
«Төннән куркам, китмә, ашыкма!»
Бу уйдан да кире кайтам тагын -
Сөенсеннәр, әйдә, гашыйклар.
Ачу килә кайчак тулган айга,
Йолдызларга, хәтта кояшка...
Ник минемчә түгел бернәрсә дә?! -
Шулай килә туа-тумыштан.
...Үземнеке тора онытылып:
Дус кайгысын бүләм иң элек -
Яшим шулай, кеше шатлыгына,
Кеше бәхетенә сөенеп.
Яшим шулай, кеше шатлыгына,
Кеше бәхетенә сөенеп.
Яшим шулай, кеше шатлыгына,
Кеше бәхетенә сөенеп!
Бу дөньяда мин дә кеше бит.
Янып яшим, дөнья суык чакта,
Дөнья җылы чакта - күшегеп.
Юлга чыксам, юрый-юрый барам,
Аяз торсын, диеп, гел көннәр.
Тик уемнан кире кайтаралар
Яңгыр көткән хәлсез игеннәр.
Кайнар җилләр исә, ә мин түзәм,
Басса да тир бөтен җилкәмне...
Беләм, чөнки диңгезләрдә шулчак
Бәхетледер кораб җилкәне.
Якты көннең тартам чабуыннан:
«Төннән куркам, китмә, ашыкма!»
Бу уйдан да кире кайтам тагын -
Сөенсеннәр, әйдә, гашыйклар.
Ачу килә кайчак тулган айга,
Йолдызларга, хәтта кояшка...
Ник минемчә түгел бернәрсә дә?! -
Шулай килә туа-тумыштан.
...Үземнеке тора онытылып:
Дус кайгысын бүләм иң элек -
Яшим шулай, кеше шатлыгына,
Кеше бәхетенә сөенеп.
Яшим шулай, кеше шатлыгына,
Кеше бәхетенә сөенеп.
Яшим шулай, кеше шатлыгына,
Кеше бәхетенә сөенеп!
Поделиться
Комментарии
Пока никто не написал. Будьте первым.
Спасибо! Комментарий получен и появится для всех после проверки.
Другие песни: Нейросеть
Метаморфозалар (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Ядкарь (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Язгы шигырь (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Бәхет (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Үткәннәр (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Мизгел (Разил Вәлиев)
Нейросеть
Күчтек яңа фатирга (Роберт Миңнуллин)
Нейросеть
Беркемгә дә охшамаган (Роберт Миңнуллин)
Нейросеть
Бабай кебек (Роберт Миңнуллин)
Нейросеть
Похожие песни
Халәт (Ленар Шәех)
Suno Ai
Мәхәббәт (Разил Вәлиев)
Tatar Ai
Бер көнем (Разил Вәлиев)
NEUROMOÑ
АЛМА КОЕЛГАН ТӨНДӘ (Георгий Ибушев)
Tatar Ai
Синсез дэ яшэп булмый
Эльмира Гильфанова
Чиям диям
Ришат Фазлиахметов
Жомга
Лилия Хайруллина
Язмыш - ярыш
Лейсан Ветрова
Безнен яшьлек
Казан егетлэре
Ник котмэден?
Ильдус Садыков
Нишлэтергэ союлэрне
Зульфира Мирзаянова